Язлар җиткәч бар җиһан,
Яшеллеккә төренә.
Кеше күңеле дә шулай,
Буйсына үз көенә.
Яшеллектә яшәрә ул,
Яшел уҗым күргәндә.
Мәхәббәт уты кабына,
Язгы кояш көлгәндә.
Күңелдәге туган хисләр,
Утка да суга сала.
Белмисең бит кайсы хисләр,
Синеке булып кала.
Яз артыннан язлар җитә,
Айкап кеше күңелен.
Күптән тарихка күчкән хис,
Биләп ала хәтерен.
Мәхәббәт янсын күңелдә,
Бәхетле булсын кеше!
Мәңге яшәсен күңелдә
Язгы мәхәббәт хисе!