Бар дөньяда яз авазы,
Яз һавасы бөркелә.
Әйтерсең лә, һәрбер өйгә
Шатланып кояш керә.
Тал песияләре уянып,
Дөньяга аваз сала.
Бары кышның бураннары
Моңаеп бетеп бара.
Табигать белән бергә
Кешеләр дә уяна.
Ялгызлар да парлашалар,
Әй, куана, куана.
Яз җитүгә парлылар да
Вәгъдәләр бирешәләр.
Һәрчак бергә булырбыз дип,
Яз белән килешәләр.
Һәрбер сәгать, һәрбер минут,
Яңалык алып килә.
Бөтен җиргә нурын сибеп,
Яз килә бит, яз килә!