Яз җитте.
Күңелемнең күтәренке,
Кошлардай очкан чагы.
Бар җиһанны гөлгә күмеп,
Язларым кайтты тагын.
Сыерчыклар чутылдаша
Яңа корган ояда.
Язгы иртәләрдән ямьле
Ни бар икән дөньяда?
Көмеш тамчылар уйнатып
Ләйсән яңгыры ява.
Һәрчак шулай чиста булып
Торса иде Җир- ана!
Җиһандагы гүзәллекне
Саклыйк әле, югалтмыйк!
Табигатьнең яклаучысы,
Якын дуслары булыйк!
Хусаинова Рания.