Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Яз фасылы

Яз фасылы
Белмим, нигәдер, әмма язны мин бик яратам. Әйе, яратам! Бәлкем, үзем шушы фасылда тугангадыр? Әллә инде, кыштан соң, яз җиле йөземнән үпкәнгәме? Әй, белмим дә инде; яратам, бетте-китте.
Язның табигатен генә ал. Рәхәт кенә түгел, чынлыкта, гүзәл бит ул. Син шулай уйламыйсыңмы? Ә мин уйлыйм гына түгел, мин аны шулай күрәм, шулай тоям.
Әнә, кара әле, бар дөнья уяна. Тагын кайсы фасыл шулай йокысыннан уяна һәм шул ук мизгелдә яшеллеккә күмелә?
Зәп-зәңгәр күктә кояш көлә. Аның авызы ерык, һич җыя алмый интегә. Ник диярсең, аңламыйсыңмы? Чөнки, язын көннәр озын, ә инде кояш югарырак күтәрелә һәм кояш нурлары көчлерәк яктырта, җирне җылыта. Бу чынлыкта шулай, ә бер уйласаң, аңа рәхәт. Ничек инде рәхәт булмасын, кыш буе бер эшсез, рәхәтләнеп йоклап ят та син, җир тамырыннан нурлар җыеп, яктыртма да.
Эх, агачлар бөреләнүе дә ниндидер бер сихри бер табигать барышы дип, уйлыйсыңдыр? Кыш көне агачлар энергияне саклап һәм яз җитүен көтеп, тыныч хәлдә торалар. Ә инде яз җитү белән йокысыннан уяналар. Уянуның беренче билгесе буларак, суның тамырлардан ботакларга таба хәрәкәте һәм озын кыштан соң агачның дым белән туенуының мөһим этабы.
Менә шул кышның да карлы булуы – басудагы игеннәрнең һәм агачларның дым белән туклануына сәбәпче. Монда бернинди сихер юк! Табигать шулай яратылган, күрәсең. Тормыш барышының үз вакыты, үз фасылы бар. Ә елыбызда булган дүрт фасыл, ел буена бер-берсенә ярдәмләшеп, дустанә рәвештә тезелешеп баралар.
Яз, яз! Күпме язсаң да, язның һәр минуты – җылы, һәр сәгате – нурлы, һәр мизгеле – якты! Яз – күңелдә, яз – уйларда, яз – табигатьтә, яз – тирә-якта, яз – йөрәктә! Ул, гомумән әйткәндә, бар җирдә! Яз җитү белән без өметләнеп яшәргә тырышабыз. Агач бөресе кебек, күңелдә өмет тә шыткы бирә башлый. Бу, шул ук яктылыкның нуры, көн озынлыгы безне дә яхшылыкка ышанырга мәҗбүр итә. Әйтерсең лә, кышның салкын бураныннан котылып, күңел дә кояш яктысына үрелә башлый. Аңа да җылылык кирәк! Язның җылысы, назы бар дөньяга кирәк!
Ишетәсеңме, яз? Мин сине шундый көттем, шундый сагындым. Йөгерек җилләрең дә екмас мине, хәтта күктәге якты кояшың да эретмәс, очып килгән кошларың да куркытмас. Мин аларның барысын да яратам.
Һәр кошның үзенә генә хас тавышы һәм яраткан яшәү урыны бар. Безгә сыерчыклар кайта. Һәм мин, иң беренче итеп, сыерчык оясы ясарга керешәм. Ә очып килгән нәни дусларыма шул да җитә. Әнә, чырык-чырык килеп, ояны үз иттеләр. Аларга бик ошады. Ә мин, сабыйларча сөенәм, чөнки яз күңелдә шатлык-сөенеч бүләк итәргә дә сәләтле.
Әйе-әйе, әнә кыткылдап, шатланышып тавыклар йомырка сала. Март аенда песиләр дә урамга чыгу ягын карыйлар. Әнә тал песие дә бөреләнгән. Бар дөнья шатлана, бар да сөенә, бар да куана. Дөнья кышкы йокысыннан уяна.
Бакчада беренче чәчәкләр атуы да мине бәхетле итә. Умырзая, лаләләр чәчәк атты. Аларның һәркайсысы матурлык тудыра. Тирә-якка хуш ис таратып, шомырт, сирень агачлары шау чәчәккә күмелә. Алмагач, чияләр дә, ап-ак булып, хур кызларыдай купшыланып утыра. Бар дөнья ямьләнә, гүзәлләнә, дөресрәге ап-ак бәхеткә күмелә.
Яз турында күпме язсаң да ялыкмыйсың, ул күңелгә яктылык кына өстәп калмый, ә яхшылык та өсти сыман тоела үземә. Табигать үзгәргән саен, күңел дә яхшылыкка омтыла, яшәрә, өр-яңадан туа.
Язның кешегә бер зыяны да юк, ул тик яктылыкка, яхшылыкка, бәхеткә илтә, уйлар яңара, күңелләр сафлана, йөрәктәге хисләр уяна, хәтта җиһан шатлыктан көлә башлый.
Рәхмәт, яз, килгәнеңә, булганыңа рәхмәт. Синең аша мин дөньяны тагын да тирәнрәк белергә һәм матуррак итеп күрергә өйрәндем.

Самир ӘХМӘДГАЛИЕВ, 15 яшь.
Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 8 А сыйныф укучысы.

Ахмадгалиев Самир Камилович
Страна: Россия
Город: Актаныш