XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Явыз сугыш»

Явыз сугыш.

 

Кызу җәйнең июнь башы…

Ике гашыйк  йолдыз саный.

Куллары да тоташкан,

Аларда хисләр кайный.

 

Бик яшь иде әле алар,

Тулмаган да унсигез

Егет тә үлеп сөйде,

Тик өметсез сөюегез…

                            

Озакламый шомлы иртә

Китерде начар хәбәр.

Егетләр фронтка китә,

Сугыш башланды,каһәр!

 

Дошманнар илгә керә дип,

Радио хәбәр бирде.

Ә Чулпан бу вакытны

Туйга күлмәк тегә иде…

 

Бәрелде ташка хыяллар,

Чәлпәрәмә килде.

Кемнең җибәрәсе килсен,

Чулпан бит үлеп сөйде!

 

Саубуллашты ике йөрәк.

Аларны аерды сугыш.

Тегелеп бетмәде күлмәк,

Чулпанга авыр һәр сулыш.

 

Ләкин кыз бирешмәде

Тәгәрәсә дә күз яше.

Өметен саклады, дәшмәде.

Куандырды тик эше.

 

Безнекеләр кырда Җиңү якынайта,

Ватан өчен башын салалар.

Көннән-көн ышаныч арта,

Китерер тынычлык алар.

 

Егетебез  фронттан хатлар яза

Бердәнбер Чулпанына.

Сөю хисе белән алга бара

Тик үлмәсен дошман каныннан.

 

Елый-елый Чулпан хатлар яза,

Ап-ак биткә тама күз яше.

Ул ышана, ак киләчәк сыза.

Авыр…Кысып тота тешен.

 

Кара толымын үреп салды

Иртән торып Чулпаныбыз.

Берәү ишек шакыды,

Кулында хат-укыгыз.

 

Кыз ышанмый үз күзенә,

Тотып тора кара хат.

Һич аңларга теләмичә,

Укыды ул кат-кат.

 

Кулы калтырый,йөрәк яна.

Шуны мени ул теләде?

Әрни аның күңеле, туңа.

Сагыш Чулпанны биләде.

 

Тик горурлык хисе генә

Тынычландыра кызны.

Нәкъ аның сөйгән яры

Батырларча һәлак булды!

 

Июнь башы…Сугыш бетте.

Зәңгәр күк шул ук һаман.

Тик Чулпан гына ялгыз йолдыз саный,

Пар канатын югалткан.

 

Кара толымын үреп салган

Чибәр кыз йолдыз саный.

Тотышкан куллар истә һаман,

Хисләр мәңгегә кайный.

 

Әй син,сугыш,нигә болай булды?

Нигә өздең меңнәр язмышын?

Төрле хисләр белән тулган тормыш

Бер мизгелдә утка ябышты.

 

Кичермәс бу табигать вәхшәтне,

Кешедә булган явызлык хәтәр.

Тыныч булса иде киләчәк  тормыш,

Килмәсен начар хәбәр!

 

   

Валиева Алсу Миннегаяновна
Страна: Россия
Город: деревня Большой Арташ