Яу, яңгыр!
Җәйге җылы яңгыр ява,
Бик шифалы бу яңгыр.
Мин кайтканны күптән белеп,
Көтеп тора мөгаен.
Гаҗәп рәхәт, чиста һава,
Бакча гөлгә күмелә.
Биим яңгыр астында
Зәңгәр күктән
Яңгыр нуры түгелә.
Яратам шул мин яңгырны
Сөнеч, бәхет китерә.
Шаян яңгыр тамчылары
Әйлән- бәйлән әйләнәләр
Ап-ак болыт читендә.
Болыттан да югарырак
Җырлаучы нәни тургай,
Их кушылып җырлар идем,
Телеңне белмим бугай.
Яңгыр туктый, кояш кабат
Сәлам бирә дөньяга.
Сары күзле ромашкалар
Аңа карап елмая.