Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ятим кыз

Ятим кыз.
Алдагы көнне Әминә көне буена диярлек әбисе белән бәрәңге күмде.Бәрәңге бакчалары әллә ни зур булмаса да, атнадан артып киткәч арыганлык баса башлады. Ай буена яуган яңгырдан соң, унбиш яше дә тулмаган кечкенә буйлы кызга каткан җирне кәтмәнләве бик җиңел түгел иде. Җитмәсә, бакчаны котырып алабута басып киткән. “Эх, шушы үләннәре дә булмаса,күпкә җиңелрәк булыр иде “,диеп уйлап куды Әминә, чөнки бәрәңгесен күмүгә караганда, чүп үләннәре теңкәгә ныграк тия иде. Быел ни сәбәпледер, әллә яуым-төшем күп булгангамы, бакчаны алабута белән эт эчәгесе басты, хәтта кайда бәрәңге, кайда алабута икәнлеген дә аерувы кыен иде. Әзрәк игътибарсызрак эшләсәң, чүп үләне белә бергә бәрәңге сабагын да чабырга мөмкин. Тик күпме генә игътибарлы булырга тырышсаңда, ансыз гына булмый. “Олы кешеләрнең сиземләү хисе көчле була”, диеп тикмәгә генә әйтмиләрдер шул.Әбисе Әминәнең кечкенәдән эшләгән эшенә җитди каравын белсә дә, “Кызым, берүк кәтмәнең белән бәрңге сабакларын чаба күрмә”, диеп еш кына кисәткәләп торды. Чөнки карап торышка алабутасы да, бәрәңгесе дә төсләре буенча бер-берсеннән әллә ни аерылмыйлар диярлек, әле алай гына да түгел, читтән караганда, махсус чәчелгән төсле тора. Шундый куе, шундый тигез булып үскән, үләнне чабуы ничектер кызганыч тоела, чөнки сугыш елларында, ашарга бернәрсә булмаганда, әбисенең шушы алабута үләне миллионлаган кешеләрне ачлык тырнагыннан саклап калганын ачынып сөйләгәнен Әминәнең ишеткәне бар иде. Бәлки шулай булгандыр да,тик үзенең башыннан үтмәгән кешегә күз алдына китерүе бик авыр шул.
Әбисе белән, гадәттәгечә, алдан чүп үләннәрен йолкыйлар, чөнки бәрәңге төбендәге үләннәрне кул белән йолкымыйча, кәтмән белән кистерим дисәң, үлән белән бергә бәрәңге сабагын чапканыңны сизми дә каласың. Әле ярый бәхетенә әбисе үз аягында йөреп, кызыма әзрәк кенә булса да җиңелрәк булсын диеп,көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әмма Әминә үзе бик яшь булуына карамастан, ачлыгын да, ялангачлыгын да күреп, сугыштан соңгы елларда Карабаш шахталарынд сәламәтлеген калдырган карт әбисеннән әллә ни зур ярдәм булмаячагын бик яхшы аңлый иде. Аның бөтен теләге, азрак үсеп,буй җиткәнче әбисенең исән-сау булуы, шуңа да каткан җирне йомшартуы күпме генә авыр булса да, Әминә үзе эшләргә тырышты. Әбисенә авыр китерергә теләмәде, ни өчен дигәндә, аның башка якын кешесе юк иде.
Әминәнең арыганын сизепме, әбисе иелеп чүп утаган җиреннән тураеп, битенә төшкән яулыгын әйбәтләп артка бәйләп куйды да, ике кулын артка куеп, бераз як-ягынна карап торганнан соң:
— Әйдә, кызым, туктыйк инде. Көн дә төшкә якынлашып килә, өйгә кереп ашап, бераз ял итеп алырбыз. Әллә ни күп калмады инде,бәлки, Алла боерса, кичке салкын белән бүген бетерербез дә әле, — диеп әкрен генә өйгә таба атлады.
Әминә дә шуны көткәндәй:
— Ярый, әбием, син кереп ашарга әзерли тор, мин хәзер бу рәтемне генә чыгам да керәм, — диде Әминә.
Һәм чүп үләннәреннән чистартылган бәрәңге төпләрен тиз-тиз генә күмеп чыкты да, әзрәк ял итеп алыйм диеп, бакча кырыенда бик дәү булып үскән тирәк агачының күләгәсендәге ямь-яшел чирәмгә барып ятты. Бик нык арыганлыктандыр инде яту белән йокымсырапта китте. “Ял ит инде, арыгансыңдыр,” дигәндәй аның маңгай чәчләрен талгын гына искән җылы җил сыпырды. Бераз йокымсырап ятканнан соң:
— Тор, кызым, җирдә озак ятарага ярамый, җир хәлне ала ул, — дигән әбисенең сүзләренә уянып китте һәм яткан җиреннән торып та басты.
— Әйдә, кызым, ашарга әзер, ашап алык, бераз ял итеп алырсың, — диеп әбисе Әминәнең аркасыннан сөя-сөя өйгә кереп киттеләр.
Әминә өйгә кереп кулын юарга да өлгермәде, күрше кызы килеп керде.
— Исәнме, Мәръям әби, — диеп исәнләште. Әминәгә карап:
— Су коенырга барабызмы?- диеп сорады.
— Әби рөхсәт итсә,барабыз, — диде.
Шулвакыт бер кулына тәлинкә, икенче кулына чүмеч тотып аш әзерләргә йөргән әби Гөлназга карап:
— Әйдә, кызым, өстәл янна уз. Әминә белән бергә ашап алыгызда, аннары барырсыз,-диде.
Гөлназ өйдән капкалап килсә дә,карышырга теләмәде, чөнки Мәръям әбигә карышуның файдасы юк икәнен аңлый иде. Ашап туйганнан соң, Әминә өстәлдәге тәлинкәләрне җыештыра башлаган иде, әбисе кырт кисеп:
— Юк, кызым, үзем җыештырырмын, барыгыз, коенып кайтыгыз. Әмма бик тирәнгә кермәгез, суның тартып ала торган гадәте бар, — диеп кисәтеп куйды.
Кызлар ишекне ябып чыгып киткәннән соң, бәхетләре генә булсын инде диеп Мәръям әби дога укып калды. Аның йөрәге яна иде. Чыннан да, Әминә әтиледән әтисез, әнидән әнисез булып картайган әбисе карамагында үсә иде. Әтисе дә, әнисе дә бернинди ярдәм күрсәтмәделәр, хәтта хәлен дә белмиләр иде. Алар өчен Әминә юк сыман иде. Кызга бер ае да тулмаган иде әле, әтисе башкага өйләнде. Гаиләсе артык зур булмаса да, ике малай,бер кыз, Әминә сыймады, артык кисәк булды. Әминә әнисеннән дә уңмады, сабыйны гомерлеккә ятим итеп, картлык көненә җиткән әнисенә калдырып, Урта Азия якларна китеп барды. Шул вакыттан аны күрүче булмады, кайвакыт кына, киүягә чыккан икән, балалары туган икән дигән хәбәрләре килгәләде.
Әминәләрнең туган авылы табигатьнең иң матур урыннарның берсендә урнашкан дисәң дә ялгыш булмас, чөнки авылның уртасында тирә-ягы куе әрәмәле зур күл, ә инде бакча башларыннан ук иге-чиге булмаган төсле куе урман башлана. Нәкъ шушы урман буеннан нәни кызчыкның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра салып, берни аңламаган сабыйны карт әбигә калдырып, әнисе китеп барган юл күренә. Кечкенә вакытларында Әминәнең бакча башына төшеп, әнисе чыгып киткән юлга карап, әнисен сагынып үкси-үкси елаган чаклары аз булмады, чөнки сабый йөрәге әни сорады, шушы урман буеннан күренеп яткан юлдан әнисе кайтыр төсле тоела иде. Әмма әнисе кайтмады, кечкенә кызчыкны әбисеннн башка “кызым” диеп, кочагына кысып яратып сөюче булмады.
Шушы юлдан, бала-чагын исенә төшереп, вакыт-вакыт елмаеп, вакыт-вакыт күз яшьләрен сөртеп, салмак кына чибәр хатын – Әминә туган авылына кайтып бара иде. Хәзер инде Әминә югары уку йортын уңышлы тәмамлап, балалар табибы булып эшли. Эшен бик яратып,бирелеп эшли. Үзе ятим тормышта үскәнгәдер инде, аеруча кечкенә балаларга йомшаклык белән, үз балаларына караган кебек карый.Тәрбияләп үстергән, тормыш юлына бастырган бердән-бер газиз кешесе – әбисе инде бу дөньяда булмасада, йөрәге туган авылына тарта иде. Туып үскән йортын ташламый, мөмкинлеге булган саен кайтып йөрергә тырыша. Менә ул тирәк агачы. Картайган инде. Әминә балачагындагы кебек шул тирәнең күләгәсенә сузылып ятты. Юл озын булгангадыр к инде, йокымсырап китте. “Ял ит инде, арыгансыңдыр,” дигәндәй аның маңгай чәчләрен талгын гына искән җылы җил сыпырды. Ә колагына, салмак кына әбисенең йомшак тавышы ишетеде:
— Тор, кызым, җирдә озак ятарага ярамый, җир хәлне ала ул…

Тухватуллина Алия Миннесагитовна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 21.01.2006
Место учебы: МБОУ СОШ №3
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Елабужский
Город: Елабуга