Яшик җирдә сугышсыз
Кызу җәйге иртә, таң беленә,
Кояш чыга таулар артыннан.
Тик бер хәбәр үзәкләрне өзгеч,
Явыз Гитлер сугыш башлаган.
Сугыш дигәч, күзалдына килә
Кан, хәсрәт, ут, үлем, яралар.
Ачлы-туклы яшәү, күз яшьләре
Тол аналар, ятим балалар.
Бер кешене аямады сугыш
Яше-карты сугыш кырында.
Авыр тормышны тарта изелеп,
Авыл калды кызлар кулында.
Көндезләрен җир сөрделәр алар,
Урак урды бу нәни куллар.
Ничек түзде икән йөрәкләре,
Ач ятканда нәни сабыйлар.
Черек бәрәңге белән кычыткан,
Алабута ашап үстеләр.
Төннәр буе утырып бәйләнгән,
Оекбашлар фронтка киттеләр.
Ятим калды, тол калдылар күпләр,
Кайберәүләр кайтты аяксыз.
Әй, ходаем, үтенепләр сорыйм,
Яшик әле илдә сугышсыз.