Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Яшел урман әкияте»

Яшел урман әкияте.
Борын-борын заманда гади генә бер авылда әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның булган, ди, ике уллары. Авылдан ерак түгел генә урман булган.Урманны икегә бүлеп, елга ага икән. Елгада бакалар сикереп бииләр, балыклар уйныйлар. Урман исә тәмле җиләкләре, хуш исле үләннәре, аллы-гөлле чәчәкләре, хәйләкәр җәнлекләре белән үзенә тарта.
Әби белән бабайның да малайлары ай үсәсен көн үсә,кыю булып буйга да җитәләр. Малайлар бик шук, шаян һәм иркә булалар. Урмандагы җәнлекләрне куркытып, кош ояларын пыркытып, елгада балык тотып көн үткәрәләр.
Менә бервакыт бер-бер артлы әби белән бабай дөнья куялар. Малайлары иске, фәкыйрь генә өйдә торып калалар. Бер көнне малайлар уйлашалар да әләмә генә өйне сүтеп, яңаны салырга булалар.
Яшел урманны кисеп, юан бүрәнәләрдән зур, болын кадәр өй салып куялар. Иске өйдән калган чүп-чарны күлгә илтеп түгәләр. Күлдәге балыклар бер-бер артлы үлә башлаганнар. Урмандагы барлык җәнлекләр дә, моңлы кошлар да очып киткәннәр.
Кич җитеп, арып йокларга яткач, олы малай төш күрә. Әтисе бик моңсу гына яңа өйдә утыра имеш. Малайлар гаепләрен аңлыйлар һәм көн саен бер төп агач утырта башлыйлар.Шулай итеп, соң булса да, яңадан яшел хәтфә урман барлыкка килгән. Малайлар үзләренең нәселләренә җитәрлек ачы сабак алганнар.

Сабитова Диля Фанзиловна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 17.01.2007
Место учебы: МБОУ СОШ с.Маскара им.Н.А.Самигуллина
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Кукморский
Город: Кукмор