Авылда яшә дә, аның табигатенә сокланма, яратма имеш… Мәңге ышанмыйм! Авыл баласы, тәпи атлап киткәнче үк, авылның яшел чирәмендә үрмәләп йөри башлый. Үләмә кебек әкияти елгасында су чәчрәтеп уйный, балык тота, агачлар арасында качышлы уйнап ат саклый, авылның тузанлы юлында рәхәтләнеп балачагын үткәрә. Санап китсәң, бармаклар җитмәс. Туган авылымны яратам дип әйтергә шулар җитми дисезме әллә? Чын дөресе,минем моны беркемгә дә исбатларга җыенганым да юк, чөнки мин авылымны үзем өчен яратам бит. Менә шул матурлыкны үз күзләрем белән күреп, ләззәтләнеп яшәүче авыл малае инде мин. Исемем Данил, гүзәл Тау ягыннан. Туган туфракның җылысы, эчкән суларның шифасы, Идел ягыннан искән назлы җилләрнең серле пышылдавының назын тоеп үсү бәхетенә ирешкән егет инде мин. 9 нчы сыйныфта укыйм, җырларга яратам,гармунда уйныйм. Яфраклар шавында, кошларның сайравында туган якның моңын ишетәм. Мактана дип уйламагыз тагын, үзем белән таныштыруым. Җитди, һәр нәрсәгә үз фикеремне бар, дөньяда барган хәлләргә битараф түгелмен. Алга куйган максатым да бар: Аграр университетның экология факультетында белем алып, урманчы һөнәрен үзләштерү. Географик картадан караганда, матур ул яшел төс. Тирә –ягыбызны яшел болын-кырлар, калын урманнар әйләндереп алган. Мин дә бит урманнар тулы меңъеллык имәннәр, биек наратлар, ак каеннар үсә дип уйлый идем. Кемнәрдер шул матурлыкка үз кесәләрен калынайту максатыннан кул суза дип башыма да китерми идем. Кисүе бик тиз, ә үсәргә ничә еллар кирәк шул. Кеше гомеренә тиң гомер иткән агачларны күргәнем бар минем. Аларга күпме шифалы яңгырлар яуган, эссе кояш кыздырган, ачы салкыннар туңдырган… Шул агачлар телен өйрәнәсе, аларга булышасым килә минем. Урманчы – урманның хуҗасы, яклаучысы булырга тиеш. Урман картинада гына матур ул диючеләрне яратмыйм. Ул сүз дөрес түгел. Матурлыкны күрә, аңлый белергә кирәк. Ә эштән курку – егетлек түгел. Авыр һөнәр сайларга җыенам, беләм, ләкин файда китерәсемә бүген үк ышаныч белән яшим.
*************
…Ир егет үз гомерендә өч изгелек эшләргә тиеш: агач утыртырга, нәсел калдырырга, йорт салырга.
Мин агач утыртудан башларга булдым. Беренче класстан башлап, һәр ел агач утыртам. Класс белән мәктәп бакчасында, үз бакча-тирәбезгә, җәен Рәшит абый һәм Ильяс абыйлар эшләгән урманнарда, чишмәләр янында.Ильяс абый –әтисе Ислам абыйның эшен дәвам итүче. Әтисе бүген безнең арада булмаса да,ул башкарган изге эшләр мәңге онытылмас. Аның исеме үзе үстергән урманнарда, болын-кырларда мәңге яшәр. Андый кешеләрне онытырга ярамый! Агач утырту гади генә эш булса да, изге эш икәнен күңелем белән тоям. Ул агачларның үсеп киткәннәрен күрү, сулар сибү, үземнең хезмәтемне ярату миндә шатлык хисе тудыра. Еллар үтәр, мин әтием утырткан агачларга сокланып караган кебек, мин утырткан агачларга да сокланырлар дип уйлыйм. Агачлар- безнең дуслар бит ул! Һәр ел фасылында һәрберсе төрле көйгә салып шаулашалар, яфраклары серләшә, бөтен тирә –якны матурлыкка күмәләр.
Агачлар күп үскән җирдә һавасы да үзенчәлекле, ниндидер шифалы, хуш исле. Кошларны үзләренә сыендыралар, табигатебезне ямьләндерәләр агачлар. Мин яшәгән Алабирде авылы әнә шундый яшеллек эчендә яши. Урамнары яшел, Үләмә буе тал-тирәк, гүзәл Атавы… Шушы яшеллекне саклау-безнең изге бурычыбыз. Үләмә елгасы да тыюлыклар исемлегендә бит! Аңа сокланып кына калып булмый , кулдан килгәнче ярдәм дә итәргә кирәк. Үләмәнең безнең авыл аша агуы да горурлык хисе тудырырга тиеш.Корылыктан да шул елгабыз саклап кала безне. Матур бит Үләмәбез, бик матур… Һәрберебез тирә-якка, сулыкларга, табигатебезгә игътибарлырак булсак иде
***********
Минем әбием Кама Тамагы районында яши. Авылга барганда,урман яныннан узабыз, Идел ярыннан киңлекләргә күз салабыз,үзебезнең якларның горурлыгы – тау, ермакларга сокланабыз. Юлда Дәвамлы Алан (Долгая Поляна) авылы кала.Шушы авыл эчендәге балалар лагерында ял итәргә туры килгән иде миңа. Андагы матурлык гел күз алдында тора.Бу- үзенә генә хас матурлыгы булган табигать почмагы, серле утрау.Менә кайда икән дөньяның җәннәте дип уйлап куясың. Һәр ел фасылында үзенчә матурлык белән төренгән серлелек хөкем сөрә Аланда: көз- алтын яфраклар туе; кыш-аклык патшалыгы; яз – тереклек башлану,умырзаялар; җәй- яшел алан әкияте… Анда тормыш үзенчә кайный, тирә-якта аның эше юк. Кошларның да тавышлары үзенчәлекле, агач яфраклары да башкача лепердәшә, юкә чәчәгенең исе үпкәләргә үтә,чәчәкләрнең төсе күзләрне иркәли… Тарих белән бәйле табигаь утравы бу, күпләр сокланырлык утрау. Бүгенге көндә Тәтеш шәһәренә килгән кунакларны да анда алып баралар, сәяхәтне шушы утраудан башлыйлар.
************
…Урман буенда рәхәтләнеп ял иткәннән соң,учакны сүндерергә дә онытып кайтып киттеләр “алар”. Ялдан башлары әйләнгән, барыннан да зур канәгатьләнү кичергәннәре күренеп тора иде.Ә усал Җил,”алар”га үч итеп, калган учак тирәсенә килеп биергә тотынды. Сүнә башлаган бер кисәү башына хәл керде, үзенең усал очкыннары белән җем-җем уйный башлады. Ә Җил көчен күрсәтергә теләп, ныграк биеде, үрсәләнелеп бәрелде. Ялкын телләренә көч керде. Ялкын, дошманына ташланган ерткыч кебек, кипкән яфракларга, ботак кисәкләренә үрмәләде. Ә Җил аны һаман үртәде: ”Булдыра алмыйсың! Хәзер туктап калмакчы буласыңмы? Көчсез син!”- дип көлде. Юк, ялкын көчсез түгел иде, ул инде тирә-якка җәелеп үзенә юл алды һәм алга омтылды. Хәзер бу көчкә каршы торырлык көч табылмады. Күктә кояш та артык кыздыра, яндыра башлады.
“Ни булды?.”Алар”га үч итеп нәрсә эшләдегез?” –дип Җир-Ана ыңгырашты. Җил, үзенең ялгышын аңлап, агач араларыннан, үлән эченнән тегеләй-болай йөгереп карады. Тик соң иде шул, һай соң иде. Ялкын, ничә еллар буена җиргә ныгып үскән наратларны, ап-ак каеннарны, усак-имәннәрне камап алды…Кошлар, кечкенә балаларын ташлап китә алмыйча, ялкын эчендә калдылар. Болай да бетү ягында торган җәнлекләр бер-берләреннән ярдәм көтте, үләннәр көйде, су кайнады, җир күз яшьсез елады… Ә барысы да “алар”га үч итеп башланды бит. Кешеләр дип әйтергә күңелем тартмады. Кеше олы йөрәкле, мәгънәле, акыллы булырга тиеш ул. Көчеңнән килгәнне дә эшләмәгәч, нинди кеше соң син? Файдалан да, язмыш кулына ташлап калдыр, шулмы кешелеклек?
…Урман буенда күңелле ял иткәннән соң, учакны сүндерергә уйлап та карамыйча, кайтырга булдылар. Машина, кузгалып киткәч үк, шып туктап калды. Ишекләр ачылды, кешеләр ялгышларын аңлап, кире килделәр. “Гафу ит безне, Җир-Анабыз, ялгышлык җибәрә башладык бит”,- дигән малай тавышы Җилне туктарга мәҗбүр итте. Җилнең бүген эше бүленсә дә, ул малай өчен шат иде. “Шәфкатьле кеше үсәчәк”,- дип, аның өчен горурланды ул һәм җиргә ятып күзәтә башлады. Учак су сибеп сүндерелде, көрәк белән кырыйлары казылды. Бу гаилә бүген бик бәхетле иде. Кояш елмая, урман шаулый, кошлар сайраша, Җир-Анабыз тыныч сулый. Туган җиреңне ярату, тою — бәхет шул инде ул!