XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Яшә, туган телем!

Яшә, туган телем!

Нинди рәхәт туган телемдә

“Әти-әни” диеп дәшәргә.

Кемгә эләккән  андый бәхет

“Туган тел”не җырлап йөрергә?!

“Туган тел”ле татар бит мин,

Бөек Тукай язган телем син!

Әбиемнең бишек җыруларын,

Тыңлап үскән балаң бит мин!

Анам теле – татар теле диеп,

Әй, халкым, горур яшә син!

Бохарага барып, белем алган

Бабамнарның газиз теле син!

Яшә әле газиз, туган телем,

“Үлеп” юкка чыга күрмә син!

Балаларың, оныкларың сөйләшкәндә

Яшәрсең син, телем, беләм мин!

——————————————-

Яшә, телем!

Сагдиева Азалия Ильшатовна
Страна: Россия
Город: Казань