Ана теле белән ачыладыр
Балаларның телләре.
Тукай теле белән башланадыр
Туган тел дәресләре.
Туган телем, татар теле,
Әти, әни, әби, бабам теле.
Бөек Җәлил, Тукай теле
Миңа ул бик кадерле.
Күпме гасыр сине изсәләр дә,
Кыерсытып таптап китсәләр дә,
Син ятмадың аунап җирләрдә.
Үрә басып киттең чит илләргә.
Онытма син милләтеңне татар!
Горурланып яшә бу дөньяда!
Милли кием кигән татар,
Таныла бит ул һәркайда да.
Гел беренче минем Казаным.
Универсиада үзе бер казаныш.
Мәскәүләргә барып дан яулады.
“Иң биюче шәһәр” исемен алды.
Яшә халкым, яшә милләт!
Гүзәл илем, Татарстан,
Яшьнәп яшә, күкрәп яшә,
Балкып яшә, күрмә михнәт!