Яратам мин әти – әниемне,
Әбиемне бик тә яратам.
Апама һәм абыема көн дә
Матур сүзләремне яңгыратам.
Яратам мин күрше апаларны,
Дусларымны бик тә яратам.
Һәр таң саен тизрәк тирә — юньгә
Тик шатлыклар гына таратам.
Яратам мин газиз туган якны,
Яхшыемны өзелеп яратам.
Гел яратып яшик шулай, дуслар,
Яшәү матур, әгәр яратсаң…