Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яшәү мәгънәсе

Матур яшәү – буш сүз генә түгел,

Ул дөньянга нурлар тарату.

Кеше гомерен ямьле, нурлы итә

Матурлыкны ихлас ярату

Кечкенә чакта дус кызым белән өй түбәсенә менеп җир белән күк тоташкан урынга – офыкка карарга ярата идек. “Шунда барып җитсәң иде, анда җирнең читедер инде?!” – диешә идек.

…Җәйге бер көндә яшел болын буйлап йөгердек тә йөгердек. Әнә ике каен үскән җирдә ул офык дигәнең. Күп калмады, хәзер барып җитәбез! Менә ул ике каен – янәшәбездә. Ә җир белән күк тоташкан урын тагы ерак. Кулга-кул тотышып тагы йөгердек…

Тәмам арып беткәч кенә аңладык – офыклар алга дәшә-дәшә бездән кача икән бит! Үзенә дәшеп, кызыктырып торган офык! Мин яулыйсы уңышлар, мин ирешәсе бәхет, бу дөньяның матур ачышлары ул – гүзәл офыклар, якты киләчәк. Бу урында бер хикмәтле хикәят искә төште.

Бер акыл иясе кулына гел бер китап тотып йөргән. Шәкертләре: “Күп гыйлемнәр язылгандыр ул китапка” — дип аны укырга кызыкканнар. Акыл иясе үлгәч, әлеге китапны ачып укыганнар… Тик анда бер генә җөмлә язылган булган: ”Үткәнеңнән гыйбрәт ал! Хәзерге көнеңнең кадерен бел! Киләчәккә әзерлән! Бу тормыштагы асыл максатыңны онытма!”

Әйе, бүгенге яшьләр гыйбрәт алырлык нәсыйхәттә ялгышлар ясама, яхшы гамәлләр эшләвеңне дәвам ит, һәрбер көнне файдалы итеп үткәр, киләчәгеңне яхшы эшләр белән каршыла диелгән.

Миңа 15 яшь. Мин бик бәхетле кеше. Мин сокланып туя алмаслык болыннары, йөгерек сулы челтерәп ага торган елгалары, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәсе, мул уңыш бирә торган кыр-басулары белән күңелгә рәхәтлек бирә торган авылда яшим. Мин дус, эшчән, татугаиләдә тәрбияләнәм. Ышанычлы дусларым белән гоурланам. Яраткан мәктәбемдә яраткан укытучылардан белем алам.

Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Ә кайчакларда мин якты киләчәгемә – хыялымда күз алдына китергән киләчәгемә таба «йөзәм». Ә киләчәгем шундый якты, серле һәм кызыктыргыч. Уйларым-хыялларым белән мин киләчәк илендә яшим. Балачак уйлары, хыяллары (әгәр дә алар чын күңелдән һәм саф булса) тормышка аша, диләр.

Әйе, минем киләчәгем – минем кулымда. Мин үземнең киләчәгемне бик бәхетле, якты итеп күрәсем килә. Мин бик бәхетле киләчәк турында хыялланам, киләчәктә барысы да әйбәт буласына өметләнәм. Бөек әдибебез.

Туфан Миңнуллин да “Киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Өметен югалткан кеше – тормыш өчен югалган кеше. Һәм, барлык кризислары һәм проблемалары белән бергә, безнең тормышыбызны бүтән беркем яшәмәячәк – бары тик үзебез генә”, — дип язган.

Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр өмет, ышаныч озатып бара. Заманага гына сылтарга ярамый, замана бәхетле-бәхетсез булла алмый. Бары кешегенә. Кеше бәхетсезлегеннәнтәмтабып, кемнеңдер күңелләрен рәнҗетмибез микән? Ходай биргән сынауларнылаеклы үтибез микән? Бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Кара һәмак. Шушыкапма-каршы төсләр гомер буе безнең белән. Әгәр сиңа рәхәт, син бәхетле яки уңыш синең белән икән, озакламый синең тормышыңда бәхетсез һәм авыр көннәр башлана. Әйтерсеңлә, синең гомерең – каралы-аклы полоса. Беркемдә бу дөньяда гел бәхетле һәм беркайгысызгына яшәми, чөнки бары берулак полоса карага алмаша. Бәхет төшенчәсен һәр кемүзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдеракчатели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстенкуялар. Сүздә юк, бәхетле тормыш өчен боларның барысы да кирәк. Ләкин, минемчә, бәхетле тормышның нигезе – сәламәтлек. Бары тик сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзүдәүзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышынаүзехуҗа, һәм нинди тормышта яшә ведә бары тик кешенеңүзеннән тора.

Бәхетле булыр өчен, нишләргә?.. Нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Тормышыңны ничек корсаң, “көз”еңне дә шулай каршыларсың. Г.Исхакый язганча: “Инде көз булды… һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!” Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Ләкин бүгенге көндә, җанны шомландырып, авыр булган заман гаме биләп ала. Мин һәм минем яшьтәшләрем 15-16 яшьлек егетләр-кызлар-бүген ымсындыргыч төсләргә буялган куәтле бозыклык дөньясы белән янәшә яшибез. Ә ничек итеп шул куркыныч дөнья ятьмәсенә килеп эләгүдән сакланырга соң?

Дөньядагы атаклы храм ташларының берсенә: «Үз-үзеңне танып белергә өйрән» дип язып куелган. Мөгаен, бу киңәшне яшәү кагыйдәләренең берсе итеп алсаң, һич ялгышмыйсыңдыр ул. Чөнки үз-үзеңне тиешенчә белми торып, башкаларны аңлау мөмкин түгел. Син – олы бер дөньяның аңлы, тере, катлаулы кисәкчәсе. Шулай булгач, әле үзеңне дә рәтле-башлы белмәгән килеш, шушы олы дөньяны аңлау мөмкинме соң? Юк, әлбәттә. Үз-үзеңне танып белүнең сере бик тә гади. Үзеңдәге көчле һәм йомшак, уңай һәм кимчелекле сыйфатларны, холык-фигылеңдәге үзенчәлекләрне яхшы белү шарт – бары шул. Болар сиңа дөрес яшәр өчен, хаталардан мөмкин кадәр азат булу һәм үзеңне тагын да камилләштерү өчен кирәк. Димәк, сине һәрдаим әхлакый кыйммәтләр озата барырга тиеш.“Ә бит кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы”,-дип әйтүе белән Туфан Миңнуллин мең тапкыр хаклы. Чөнки кешене әдәплелек, намус, тугрылык, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар бизи. Бу әле һәркем үтәргә тиешле язылмаган кануннар да. Ә кануннар кырыс. Үтәмәсәң җәзасын аласың. Язылмаганнары – синең намусың, вөҗданың. Гомерең буе озата бара торганы. Гыйбрәтле хикәядәге кебек. “Бервакыт яшь кенə бер егет урамнан барганда юл кырыенда хəер сорашып утыручы сукыр кешегə юлыга. Алдында, тимер кружкада, тиен акчалар. Əллə егетнең кəефсез чагы туры килə, əллə белмəссең яшьлəрне… Ул иелеп пыяла ватыклары ала да, кружкага ыргыта. Һəм үз юлы белəн китеп бара. Əлеге вакыйгадан соң 50 ел гомер үтə. Егетебез чал чəчле ирлəр рəтенə керүче кешегə əйлəнə. Тормышта барысына да ирешə. Гаилə, балалар, оныклар, хөрмəт, байлык- бар да бар. Лəкин йөрəге генә тыныч түгел. Ничə еллар узуга карамастан, теге пыял акый пылчыклары тынгы бирми аңа. Намус дигəннəр сəкөндə аның алдына сорау куя. Һəм ул теге кешене эзлəп табып, яшьлек хатасы өчен гафу үтенергə була. Үзетуып – үскəн шəһəргə килə, таныш урамда басып тора. Ə сукырһаманшулурында, шулуктимеркружкасыбелəнутыра.

— Хəтерлисеңме, күп еллар элек синең шушы тимер круҗкаңа кемдер пыяла ватыклары ыргытып киткəн иде, ул – мин,- ди.

— Ул пыяла ватыкларын мин шул көнне үк ташладым, ə син аларны 50 ел буе йөрəгеңдə йөрткəнсең,- дип җавап бирә сукыр.”

“Гомерең заяга узмасын дисәң, киләчәгеңне бүген кайгырт! “- дип киңәш бирәләр өлкәннәр. Киләчәк ул − без, яшьләр. Әлбәттә, минем белән бик күпләр килешмәскә дә мөмкин, шулай да әйтеп китим әле: миңа безнең киләчәгебез бик тә томанлы, караңгы булып күренә бит. Ни өченме? Чөнки күпчелек яшьтәшләрем, дусларым үзләренең киләчәкләре турында бер дә уйланмыйлар, ә илнең киләчәге турында уйланалар дип бөтенләй дә әйтеп булмый. Аларны сәясәт тә, югары сәнгать тә, әхлаклылык та борчымый, хәтта ул турыда уйлап та карамыйлар. Аларны бары бер генә нәрсә − кайда күбрәк акча эшләп булуы гына кызыксындыра. Таныш егетләрнең күпчелеге “шәп” уку йортына укырга керү, яхшы машинада йөрү, әти-әни җилкәсендә мөмкин кадәр озаграк утыру турында гына хыялланалар. Менә аларның бөтен уйлары һәм киләчәккә максатлары. Шекспирның «булыргамы, булмаскамы» дигән фәлсәфәсе яшьтәшләрем өчен бөтенләй дә ят. Күршенекеннән зуррак һәм калынрак булган һәм евролар белән шыплап тутырылган акча букчасына ия булу кебек бердәнбер теләк янында фәлсәфи фикерләрнең күпчелеге бөтенләй дә югалып кала. Кая ул мәхәббәт, матурлык, әхлак, кайгы уртаклашу кебек сыйфатлар?! «Болар − акыллыбашларның фантазиясе». Күпчелек яшүсмерләр нәкъ менә шулай уйлыйлар бит.

Ә тормыш, әйләнә – тирәдә барысы да ничек матур! Һәр матур көнемне мин “Хәерле иртә!” дип шатланып башлыйм. Һәр туган көн никадәр җылылык, бәхет, игелекле эшләр алып килә. Һәркем шулай яшәргә тиеш, шулай яши ала. Әмма… Күпме яшүсмер үз теләге белән яшәү белән үлем дигән билгесезлек чоңгылы янында кала… Әллә ялгышып, әллә бүтән сәбәпләр аркасында наркотикларны, эчүчелекне, тәмәкене, фахишәлекне үз иткән яшүсмерне кызганам мин.

Ә бу зарарлы гадәтләр беркемне дә аямый: яңа гына яши башлаган үсмерне дә, тормыш күргән, күп нәрсәләргә ирешергә өлгергән кешеләрне дә. Элекке заманнарда ук бу гадәтләрнең зыянлы икәнен аңлаганнар, ләкин шулай булса да бу чирләр зур тизлек белән кешелек дөньясын чолгап алган. Алар капканына эләккәннәрнең бик азы гына кире гадәти тормышка әйләнеп кайта ала, күбесе яман гадәттән арына алмыйча үлемгә дучар була.

Мин үземә андый язмыш теләмим. Чөнки мин горур татар кызы. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим. Минем матур гаилә корасым, сау – сәламәт балалар үстерәсем, хатын – кыз бәхетенә ия буласым килә.

«Матурлык дөньяны коткарыр», — диләр. Мин моңа өстәп, дөньяны Аллаһыга ышану, ул кушканча яшәү, аның тыйганнарыннан тыелу коткарыр дип өстәр идем. Үзеңне, үзеңнең янәшәдәгеләреңне хөрмәт итәргә, игелекле эшләр, яхшылык эшләргә кирәк. Яхшылыкның чиге юк. Яхшылык ул — Кояш. Кояш исә бөтен җир шарын яктырта, җылыта, һәркем аның җылы нурларында иркәләнә, аның һәр нуры изгелек нуры.

“Тормышта, бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Бары тик кешеләрне, тормышны яратырга, эшне намус белән башкарырга тырышырга кирәк,- ди минем дәү әбием. Тыныч холыклы, ихтирамлы, гадел һәм түземле әбием миңа ”Байлык артыннан кума, тормыштан зарланма, башкаларга начарлык теләмә, үзең өчен генә яшәмә, тирә – юнеңдә мохтаҗ кешеләргә ярдәм ит, яхшылык эшлә” — дигән киңәшләрен бирә.Мин аның намаз укыганын карап торырга яратам. Менә әбием намаз укый… Ап-ак намазлык өстендә ак яулыклы, ак күлмәкле татар карчыгы… Әллә яулыгының аклыгыннан, әллә күңел сафлыгыннан нурлар чәчеп торган мөлаем йөзе бу минутларда, әйтерсең лә, биниһая изгелекнең нәкъ үзе. Картайгач та матурлыгын югалтмаган бераз батынкы зур күзләре йомык, гомерендә бер тапкыр да әшәке сүз әйтер өчен ачылмаган иреннәре әкрен генә кыймылдый. Әби Аллаһы белән сөйләшә… Йа Аллаһым! ХХ гасырның канлы еллары, рәхимсез сугышлары шаһите булган, мәрхәмәтсез ачлык-ялангачлыкларны артыгы белән татыган, мул-рәхәт тормышны бары хыялында, төшләрендә генә күргән әбием Сиңа ялвара!Гомеренең бер көнен дә эшсез үткәрмәгән, хәләл хезмәте белән көн күргән, фани дөньяда исән-имин яшәвенә шөкер иткән сабыр әбием Сиңа рәхмәт укый. Ачык йөзле, ак яулыклы тыйнак әбием! Күктән иңдерелгән изге фәрештәме икән әллә соң ул?Аннан ул аз гына вакыты булуга Коръән китабын кулына ала. ” Коръән ул, мөселман кешесенең Конституциясе, анда һәркемнең хокуклары һәм бурычлары язылган. Без шул изге китапта язылганча яшәргә тиешбез. Безнең нинди булып тууыбыз Аллаһыдан бүләк, ә нинди булып үлүебез Аллаһыга бүләк,” — ди ул.

Димәк, яшәү мәгънәсе игелек кылуда, һәр кылган эш-гамәлеңә нинди мәгънә салуда икән. Мондый эш-гамәлләр күбрәк кылынган саен, яшәү дә мәгънәлерәк була бара. Язмамны йомгаклап, грек фәлсәфәчесе Аристотель сүзләрен әйтәсе килә: «Яшәү мәгънәсе нидә? Башкаларга игътибарлыбулудаһәм яхшылык эшләүдә».

Усманова Залина Фирдусовна
Страна: Россия