Газ яга торган КамАЗда
Эшли минем әтием.
Газда ашарга әзерли,
Тәмле итеп әнием.
Газ белән кулланабыз
Мунча мичен якканда.
Газ балоны саклана,
Әле безнең сарайда.
Өйдә җылы, газ ягабыз.
Чыкмый өйгә бер тузан.
Элеккеләрнең гомере
Ничек соң газсыз узган?
Кызык инде, газсыз тормыш
Күз алдына да килми.
Тик мичнең нәрсә икәнен,
Күбебез хәзер белми.
Газ ягуы бик тә җиңел
Ләкин, кызганыч мичләр.
Әгәр тормыш газсыз калса,
Кешелек, белмим, нишләр?
Утсыз яшәп булмаган күк
Газсыз да яшәп булмый.
Газ-яшәү чыганагы ул,
Газсыз өй дә җылынмый.
Уңай ягы бик күп газның,
Бар тискәре ягы да.
Кагыйдәләре күп аның,
Кирәк истә тотарга!