Бераз гына ялгышсам да,
Төзәлергә ашыгам.
Әнием борчылмасын, дим,
Ул болай да йончыган.
Сөенечләр- уртак бәхет,
Миңа да, әнигә дә.
Яшәү бүләк итәбез без
Дәү әни-әбигә дә!
Әнием елмайса өйдә,
Кояш чыккандай була.
Гаилә- бәхет оясы,
Күңелгә шатлык тула.
Кайчак якты караштан да,
Эри күңел бозлары.
Җиргә җылы бүләк итик,
И туган ил кызлары!