Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яратмыйсың

Яратмыйсың. Ә мин яратам, 
Сине көтәм. Сине сагынам. 
Илаһи зат белән тиңдәш күреп, 
Башым иям, сиңа табынам. 
Яратмыйсың. Шуңа күрә уйчан, 
Шуңа боек зәңгәр күзләрең. 
Аһ, кызганыч, барып ирешми сиңа 
Минем җылы, назлы сүзләрем. 
Яратмыйсың. Ә бәлки сөясеңдер? 
Бәлки ялгышадыр күңелем? 
Үз-үземне шулай юатсам да, 
Үзем беләм ич алай тугелен. 
Яратмыйсың. Ә шулай да әзер, 
Синең хакка сине көтәргә. 
Синең өчен хәтта риза мин, 
Уттан чыгып, суга керергә. 
Яратмасаң да чын күңелемнән, 
Бәхет телим һәрбер таңыңда. 
Сөймәсә дә, кайгы теләп булмый. 
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярыңа.

Нигматова Гузель Фаритовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны