Мин мәктәбемне яртаттым
Беренчегә кергәч тә,
Укытучым гел елмаеп,
Безгә дәрес биргәч тә.
Күңелле иде дәрестә
Хәрефләр өйрәнүләр.
Укытучыга ошатып,
Ягымлы сөйләшүләр.
Укый да беләм, язам да,
Саныйм да дөрес итеп.
Рәсем дә ясыйм дусларга,
Мәктәбем төсе итеп.
Туган көнең сентябрьдә,
Котлыйм сине, мәктәбем!
Кадерле, якын дус булып,
Күңелләрдә яшәрсең!