Күңелле үтә безнең
Татар теле дәресе.
Кем укыта дисезме?
Сез аны белмисезме?
Альбина Әнвәровна ул
Иң шәп укытучы ул.
Елмаеп килеп керә,
“Яратам сезне”,- дия.
Без дә аны яратабыз,
Татар телен онытмабыз,
Телебезне сакларбыз,
Өметләрне акларбыз.
Ничек инде өйрәнмәскә,
Күнегеләр эшләмәскә?
Кагыйдәләр белмәскә,
“Саумысыз”,- дип дәшмәскә?
Һәр көн очраша идек,
Күп итеп укый идек.
Еш очрашкан вакытлар
Хәзер инде төш кебек.
Иң яраткан дәресем-
Татар теле дәресе.
5 нче сыйныфка күчкәч,
Килә күбрәк беләсем.
Ә бүген сабыр итәбез,
Телне хөрмәт итәбез.
Матур шигырьләр язабыз,
Сезгә бүләк итәбез.