Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Яратам

«Мин табигать баласы» дип

Бик горур әйтә алам.

Табигатьнең һәр мәленнән

Җаныма дәва табам.

Зәй шәһәрендә үстем мин,

Ул минем туган ягым.

Тик әби-бабай авылы

Күңелемә бик якын.

Урман эчендә авылым,

Янәшә киң басулар.

«Изгеләр» чишмәсеннән гел

Челтерәп ага сулар.

Анда урман. Анда чишмә.

Сулары да бик тәмле.

Авылдагы һәр фасыл да

Шәһәрнекеннән ямьле.

Бабай безгә тау ясый да

Кышын чана шуабыз.

Җәен әбием белән без

Көн дә җиләк җыябыз.

Ул авылга кем килсә дә

Бер дә битараф калмый.

Андагы саф һаваны да

Мин сулап туя алмыйм.

Бик яратам тормышны мин!

Яратам бар галәмне!

Яшәр өчен ямь өстәүче,

Ярый, авыл бар әле!

Яхина Азалия Эльвировна
Возраст: 10 лет
Дата рождения: 05.05.2013
Место учебы: МБОУ "ЗСОШ №6"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Заинский муниципальный район
Город: Заинск