Яннарыңа килим əле, əнкəй,
Йомшак кулларыңа сыйпалыйм.
Ямансу булып китсə күңелдə,
Синең күзлəреңə мин карыйм.
Көннəр буе озак уйланганда
Һәрчак яшьлəрем килə күздəн.
Елаткан чакларым да була шул
Сине, газизем, ялгыш сүздəн.
Кичер мине, әгәр мөмкин булса,
Тотма инде берүк ачуың.
Жаннарыма жылы кертә ала
Тик синең бер ныклап кочуың.
Хыялларга таба очар өчен
Һəрчак ныклы канат буласың.
Төшенкелеккə бирелгəн чакта
Ярдəм кулын миңа сузасың. ⠀
⠀⠀⠀⠀
Назлы сүзең, жылы караш белəн
Яктыртасың тормыш юлымны.
Əле күп еллар тоярга язсын
Əнкəй, бəгърем, синең жылыңны!