Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ямьле Шушма буйлары, Авылым-горурлыгым

Ямьле Шушма буйлары
Авылымның уртасыннан 
Ага Шушма елгасы. 
Ярларында таллар шаулый, 
Өздереп, кошлар сайрый. 
Суы тирән булмаса да, 
Язын диңгезләргә тиң. 
Җәй көннәрен ял итәргә 
Кил, дустым, иренмә син. 
Тотам дисәң балыгы бар, 
Йөзәләр үрдәкләре. 
Ямьле булсын, матур булсын, 
Үзенә тартып торсын. 
Челтрәп аккан чишмәләре 
Аның суын баета. 
Авылыма ямьнәр биреп 
Йөгерә, ага Шушма. 
Шушма, ак син, бер туктама, 
Саекмасын синең су. 
Син -тереклек чыганагы, 
Синнән башка яшәү юк!

Авылым-горурлыгым

Туган авылым –Сугышлы,

Даның илгә таралган.

Газинур һәм Мисбахларны

Минем авылым тудырган.

Газинурның батырлыгын

Белмәгән кеше юктыр.

Дошман амбразурасын каплаган

Егетләребез бик аздыр.

Мисбах абый-очучы,

Бик күп очыш ясаган.

Үз гомерен кызганмаган,

Туган илен яклаган.

Шундый батырлар булганга,

Халкым дошманны җиңгән.

Батырлар исеме белән

Авылыма дан иңгән.

Бу дәһшәтле еллар инде

Бик күп артта калганнар.

Без үсәбез, талпынабыз

Тыныч булсын дөньялар.

Имин булсын илебез,

Тыныч булсын күгебез.

Гомерләрен кызганмаган батырларны

Хәтеребездә саклыйк без.

Батырлар исеменә тап төшерми,

Яшик без дөньяларда.

Бәхетле балачагыбыз

Уралмасын кайгыларга.

Инде 75 ел утсә дә,

Әле сугыш яралары бик тирән.

Батырлар сафы сирәгәйсә дә,

Буын- тамырлары бик тирән.

Җиңү көнен каршы алыйк,

Шатлыкта, куанычта.

Сугыш афәтләрен татымасын

Беркем дә бу дөньяда.

Тахавова Эльза Рамилевна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 30.04.2004
Место учебы: ГАПОУ "Лениногорский музыкально-художественный педагогический колледж"
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Лениногорский
Город: Лениногорск