Авылда бер малай яшәгән. Ул бик ялкау булган ди: дәресләрен әзерләмәгән, дәрестә укытучыны тыңлап утырмаган, гел әти-әнисеннән ярләм көткән ди. Беркөнне әти-әнисе еракка кунакка киткән ди. Малай әбисе белән генә калган. Бу мөмкинлектән файдаланып, әбисен «өй эшләрен эшләдем» дип алдаган, ди, әбисе, әлбәттә инде, оныгының сүзләренә ышанган, ди. Шулай итеп, йокларга ятканнар, ди. Икенче көнне ул мәктәптән «2»леләр алып кайткан, ди, дәрестә укытучының сорауларына җавап бирә алмаган, ди, анна барлык сыйныфташлары бармак төртеп көлгәннәр, ди. Шул төнне малай төш күргән, ди. Имеш, аның янына ак сакаллы, кыска гына буйлы бер карт килгән, ди Чынлыкта исә бу бабай тышкы кыяфәте буенча гына бабай, ди, ә үзе 4нче сыйныф укучысы, ди. Ул да шушы малай кебек ялкауланган, ди, «2»легә укыган, шуҗа күрә карт йөзле бабайга әйләнгән, ди. Үзе турында бик әйбәтләп сөйләгәннән соң, ахыргы сүзе мондый булган, ди: «Укымасаң, син дә бабайка әйләнәсең. Тырыш, дәресләргә әзерләнеп йөр!». Малай бу төштән соң манма тиргә батып уянып киткән, ди. Бу төш аңа бик уңай тәэсир иткән, ди: малай укырга кирәклеген аңлаган, ди. Шушы хәлдән соң дәресләрен үзе әзерли башлаган, ди, әниләре малайларының үзгәрүенә шаккатканнар, ди.