Закир бабай акрын адымнар белән авыл башына таба атлады. Сонгы вакытларда ул анда бик еш бара. Туган нигез, ялгыз басып торган капка үзенә тарта. Карт имән төбенә утырып үзенең үткән гомерен искә төшерә.
Улы күпме генә үгетләсә дә, Закир бабай капканы сүттермәде. Мин үлгәч хәл итәрсең диде.
Капка инде күпне күргән. Баганалары ике яктан да тимер терәү белән терәтелгән. Аскы өлеше череп җиргә сеңгән. Яңа вакытта капка аша күңелле вакыйгалар гына уза: Зәйтүнә әбинең килен булып төшүе, бер — бер артлы гаиләдә балалар дөньяга килүе, аларның үсеп кеше булулары, гаилә корулары.
Менә инде капкага «картлык» төсе керә башлагач киресенчә икән: Зәйтүнә әбинең бу дөньядан китүе, Раиф улының Әфган сугышында үлүе, Закир бабайның олы улы йортына күчүе. Күпме тарих бу капкада! Күпме шатлык, күпме кайгы үткән капка аша. Ә хәзер ул ялгыз. Закир бабай ялгыз яшәүнең нәрсә икәнен анлый. Шуңа күрә ул капка янына килеп моң-зарлары, шатлык-куанычлары белән уртаклаша. Ике ялгыз, ике тарих…