XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Ялгышасың, Гөлфия!

<Ялгышасың, Гөлфия! Гөлфия өстәл янына килеп утырды да тәрәзәгә күз салды. Аның күңелендә ниндидер куанычлы хисләр. Көн дә шундый матур бүген. Күктә, салмак кына булып, ак болытлар йөзә. Шул болытларны төрле-төрле җәнлекләргә охшатырга ярата ул. Менә монысы – аю, ул нигәдер моңсу күренә. Әнә тегесе – куян. Ул аңа елмая сыман. Гөлфия дә авыз чите белән генә елмаеп куйды. Читтән генә күзәтеп торган әнисе: - Кызым, нигә елмаясың? – дип сорап куйды. - Кызык бит, әнә Болыт-куян да миңа елмая. Әнием, ул минем шатлыгымны белә, ахрысы. - Нинди куанычың бар, сандугачым минем? – дип, әнисе йомшак куллары белән кызының чәчләреннән иркәләп куйды. - Оныттыңмыни, әнием, әйткән идем бит инде. Мин бүген Сабирәнең туган көненә чакырулы, - дип, әнисен кочаклап алды да алып барасы бүләген күрсәтте. Гөлфия дус кызларына үз кулы белән ясаган картиналар бүләк итәргә ярата. Сабирәне дә су буе күренеше сурәтләнгән иҗат җимеше белән сөендермәкче булган. Әнисе: -Ай-яй, күз явын алырлык булган бит бу, кызым! – дип, аның шатлыгын уртаклашты һәм кызына асыл кошка караган сыман сокланып карап куйды. - Рәхмәт яусын,әнием! – диде Гөлфия. Ул да түгел, күрше кызы Гүзәл дә килеп керде. Аның да бүләге кулында иде... -Әнием, без киттек, - диде дә Гөлфия, картинаны, кош тоткандай, күкрәгенә кысып атылып чыгып та китте. Кызлардан калган тәмле ислемай исе борынны кытыклап куйды. Гөлфия белән Гүзәл быел 7 нче сыйныфны тәмамладылар. Кызлар бала чактан дуслар. Араларыннан чебен дә очмый диләрме әле? Менә бу сүзләр аларга туры килә дә инде. Мәктәпкә дә, китапханәгә дә, мәдәният йорты оештырган түгәрәкләргә дә гел бергә йөриләр. Җәйләрен гөмбәгә, җиләккә йөрсәләр, кышларын бергәләп чана, чаңгы шуалар. Менә бүген дә Гөлфиянең әнисе Гөлсем апа араларыннан кара мәче генә узмасын инде дип сокланып озатып калды. Кинәт... Ишек ачылып китте. Ярты сәгать элек коштай очып чыгып киткән Гөлфия, яшен ташыдай, өйгә килеп керде. Кызны алыштырып куйганнармыни?! Төсе качкан, авыз-борын салынган. Йөзендәге алсулык тәмам юкка чыккан. - Кем тиде бу матур кызга?- дип сорады әтисе, сагаеп кына. -Усал этләр куркыттымы әллә? – дип сораулы караш ташлады әнисе. Ә кыз исә, берни дәшмичә генә, өстәлгә капланып үкси башлады. Бераздан, үзен кулга алып, Гөлфия тирән уйга чумды... Ул картинаны, бөтен күңел җылысын салып, Гүзәлгә дип ясаган иде бит. Ә ул аны... Сабирәгә бүләк итте. Кемнән, кемнән, дустыннан бу эшне көтмәгән иде ул. Юк, юк, әйтәсе дә, бу хәлгә ышанасы да килми Гөлфиянең. Бу турыда әниләренә дә әйтергә оят. Картинаны кулына алгач та, Гүзәлнең башы күккә тигәндәй булган иде бит. Якын дустының шат йөзен күрү Гөлфиягә үзе бер бүләк иде. Ул вакытта кем уйлаган, күз нурларын түгеп, төннәр буе ясалган картина икенче берәүгә бүләк ителер дип? Эһ, Гүзәл дустым, кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә дигән мәкальне бер дә ишеткәнең юкмыни? Ул, күтәрелеп, тәрәзәгә карады. Ак болытлар да туктап калган кебек. Болыт-куян да аңа елмаймый, ә серле итеп карап тора сыман. Гүя ул: “Кызый, уйларыңда ялгышмыйсыңмы?.. Гүзәлдә дә рәсем ясау осталыгы синекеннән ким түгел”, - дип әйтә кебек. “Бәлки... Гүзәл, аныкыннан карап, шундый ук картина иҗат иткәндер. Эһ, шулай булса... “ - дигән уй йөгереп үтте аның башыннан. Якын дусты белән һич кенә дә арасын өзәсе килми шул. Арага салкынлык төшсә, серләрен кем белән уртаклашыр, урман сукмакларыннан кем белән атлар? Авыл читендәге матур болынлыктагы яшеллеккә, аллы-гөлле чәчәкләргә карап кем белән хозурланыр? Әйе, әйе, Гүзәл дә рәсемне оста ясый, ул моны яхшы белә. Чынлап та, Болыт-куян урынлы кисәтәдер, бәлки Гөлфия ялгышадыр. Әнисенең: -Әйдә әле, кызым, кош теле пешереп алыйк,- дигән сүзләренә сискәнеп китте Гөлфия. Уйларыннан арынып: - Хәзер, әнием, пешерәбез, - диде дә аш-су әзерләү бүлмәсенә чыкты. Булган хәлне әнисенә дә сөйләде. Әнисе, Гүзәлне яхшы белгәнгә күрә: - Җиде кат уйла, бер кат кис, диләр бит, кызым. Ашыгып хәл итмә әле, - дип, аны тынычландырырга тырышты. Гөлфия, тәрәзәдән күзен алмыйча, дустының туган көннән кайтуын дүрт күз белән көтә башлады. Аның бу хәлгә тизрәк ачыклык кертәсе килә. Тик ничек? Уйларында чуалып бетте ул. Инде көн кичкә авышты, эңгер-меңгер төште, аның узганын күрмичә дә калуың бар. Бәхете бар икән, туган көннән кайтканда, Гүзәл Гөлфияләргә үзе сугылды. Өйгә керә-керешкә: -Ай-яй, Гөлсем апа, пешергән таба ризыкларыңның тәмле исе борынны кытыклый, - дип, хуҗабикәне мактап алды. - Кил әле, кил, Гүзәл, түргә уз, бергәләп чәй эчеп алыйк,- дип, кызының якын дустын табын артына чакырды Гөлсем апа. Гүзәл ризалашты. Башым әйләнә дип кайтып киткән Гөлфиянең әнисе белән гөрләшеп чәй эчкәнен күргәч, бик шатланды ул: -Менә, дустым, хәлең дә җайланган, бик әйбәт булган. Мин туган көндә ут йотып тордым бит, хастаханәгә үк алып китсәләр, иртәгә Таш чыккан аланына җиләккә кем белән барырмын дип? Дарулар эчтеңме? Гөлфия, кадерле әйберен югалткан кешедәй, янга карап алды да әнисе алдында оят булса да: - Әйе, әнием дарулар эчерде,- дип, күзгә төтен җибәрергә булды. -Туган көндә күңелле булдымы соң?- дип сорап куйды, үзендә көч туплап. Гүзәлнең йөзе тагын да яктырып китте: - Әйе, бик күңелле булды. Гөлфия, әйдә безгә, туган көн хәлләрен сөйләрмен, фотоларны да күрсәтермен,- дип, дустын үзләренә куна барырга чакырды. Гөлсем апа башта кызының борчулары турында өстәл артында ук сүз башларга уйлаган иде, аннары, бәлки үзара аңлашулары кулайрак булыр дип, Гүзәлнең чакыруына каршы төшмәде. Гүзәл туган көн вакыйгаларын бәйнә-бәйнә, шатлана-шатлана сөйләде. Гөлфия дустының шулай чәчми-түкми, инәсеннән җебенә чаклы сөйләвен ихлас күңелдән тыңлап утырды. Кинәт... аның күзе стенага төште. Ә анда – Гөлфия бүләк иткән картина. Ул бер мизгелгә югалып калды. Аңа бик оят иде. Бу халәт йөзенә чыкты, күрәмсең. - Нәрсә булды, дустым, тагын башың әйләнәме әллә? Даруларны да алмадык. -Юк, юк, дару кирәкми. Беләсеңме, дустым,- диде дә, сүзен әйтә алмыйча, елап та җибәрде. Бераз тынычлангач, Гөлфия дустына уйларында ялгышуын сөйләп бирде. Гүзәл исә, картина үзенә бик ошаганга күрә, Сабирәгә шундый ук бүләк әзерләргә булган. Дуслар бер-берсен аңладылар. Шулай да Гөлфия бик үкенде. Ул үзен дусты алдында оятлы тойды. Битләре ут кебек янды. Шунысына шатланды: ярый әле, Сабирәнең туган көнен бозып, шунда ук Гүзәлнең маңгаена бәреп әйтмәде. Иртән өйләренә кайткач, әнисенә Болыт-куянның да, аның да хаклы булуын җиткерергә ашыкты. Әнисе, кызының иңбашына йомшак кулын куеп: -Шулай, кызым, сабыр төбе - сары алтын. Уйламыйча хәл итсәң, авырамыйча хастасын ятарсың, диләр, - дип, кызының үз хатасын аңлавына чиксез шатланды. Гөлфия, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә карады. Бүген ак болытлар шактый кызу йөзә. Алар аның ялгыш уйларын, ашыгып-ашыгып, бик еракларга алып китеп адаштырырлар сыман. Болыт-аю да, Болыт-куян да аның өчен шатланалар кебек иде. Әнә алар да гүя: ”Аздан гына дуссыз кала яздың бит”, - диләр дә, шелтәле елмаеп, күздән югалалар. Әйе шул, әнисе әйткәнчә, тикмәгә генә: “Җиде кат үлчә, бер кат кис,”- димиләрдер инде. Гүзәлнең тәрәзә аша: -Киттекме, Гөлфия-ү! – дип эндәшүе аның уйларын бүлде. Үзләре дә җиләктәй алсу йөзле матур кызлар, серләшә-серләшә, каен җиләгенә китеп бардылар.

Галеева Наргиза Ралифовна
Страна: Россия
Город: с. Подлесная Шентала