Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ялгыш

Алсинә сыйныф ишеген ачты да туктап калды. Классташлары түгәрәкләнешеп утырганнар да виртуаль дөнья яңалыклары турында сөйләшәләр. Алсинә үз урынына утырды, дәреслекләрен алып куйды. Тиздән аның янына дусты Наилә килеп утырды.

— Сәлам. Нишләп күңелсезләнеп торасың? Нигә безнең янга килмисең?

— Кәеф юк.

— Һаман да компьютер алмадылармы?

Алсинә җавап бирмәде.

— Безнең класста компсыз синең белән Айнур гына калды инде. Айнурның үз гомерендә комп күрәсе юк, әтисез бит ул. Кичә без яңа төрле уен өйрәндек. Вообще текә. Марат Контактка классный фотоларын куйган. “Син супер,” — дип язып җибәргән идем, “Син дә”- дип язды.

Алсинәнең Маратны күптән ошатып йөрүен Наилә бик яхшы белә иде. Дустына бу сүзләрне ишетү авыр икәнен белсә дә, мактануын дәвам итте:

— Кич буе хат алыштык. Белсәң иде, ул миңа ниләр язды.

Алсинә сумкасын алды да Айнур янына күчеп утырды. Наилә белән бөтенләй сөйләшмәде. “Бүген математикадан контроль эш, Маратың булышсын әнә,”- дип уйлады ул. Дусты ярдәм итмәгәч, Наилә ике “2” ле алды. Нинди ялгыш эшләвен шунда гына аңлады ул. Дәресләр беткәч, Алсинәгә иярде.

— Нигә үпкәләдең инде? Без бит Марат белән юк-бар гына языштык. Кич белән безгә кер, бергә хат язарбыз.

Алсинә җавап бирмәде. Кызлар сүзсез генә атлауларын дәвам иттеләр.

— Мин дә компьютер алганчы ялынып та, елап та, сөйләшми дә йөреп карадым. Хәтта яшисем килми дип тә янадым. Бернәрсә дә ярдәм итмәде, — дип сөйләнүен дәвам итте Наилә.

Проблемадан чыгу юлын дусты Наилә тиз тапты. Гел “4”кә, “5”кә укыган кызларының көндәләгендә “3”леләр күренә башлагач Азат абый белән Сания апа аптырап калдылар. Сәбәбен сорагач, Алсинә: “Өстәмә материал алып килергә куштылар. Китапханәдән таба алмадым.

Башкалар Интернеттан алып килгәннәр. Айнур белән миңа гына “3” ле куйдылар. Безнең Интернет юк шул”- дип җавап бирде. Кичләрен дусты Наиләгә китә башлады: “Интернеттан онлайн тест эшлисе бар.”, “Биологиядән өстәмә мәгълүмат кирәк”. “Класстан тыш уку дәресенә кирәкле китапны тапмадым, электрон китапханәдән күчереп укыйбыз,” — дип аңлатты. Үзләре кич буе “В контакте” сайтында утырдылар, уен уйнадылар.

Бер көнне, Алсинә Наиләләргә киткәч, дәү әнисе җайлап кына сүз башлады:

— Көн саен кешедә йөрү килешә торган эш түгел. Кыз баланы кич саен өйдән чыгарып җибәрәсез. Алсинәбез әлегә кадәр авырлык китермәде. Кирәк булмаса сорамас иде компьтер дигәннәрен, алып бирик булмаса. Кәримә ахирәт тә оныкларын уку өчен кирәкле әйберләрен шуннан карыйлар ди. Азрак җыйган акчам да бар, шуны да кушарбыз. Көн саен өйдән чыгып китәргә ияләшсә, кулда тота алмабыз.

— Шулай шул, әтисе,- дип әнисе дә сүзгә кушылды. – Башлап сүз әйтергә читенсенеп йөри идем. Кер юу машинасын икенче юлы алырбыз.

Алсинәнең укуы мөһимрәк. Компьютер алыйк булмаса.

Компьютер алган көннәрне Алсинә очып кына йөрде, “әтием”, “әнием” дип өзелеп торды. Нинди генә эш кушсалар да, йөгерә – йөгерә эшләде. Энесе Саматка Интернеттан кызыклы мультиклар күрсәтте. Көндәлектә кабат “5”леләр күренде.

— Башта ук алып бирәсе калган бит, әнисе. Күр әле кызыбызны, ничек үзгәрде! – дип сөенде әтисе, Алсинәнең аркасыннан сөеп.

Виртуаль дөнья Алсинәне үз эченә бик тиз суырып алды. Өйдә конфликтлар ешайды.

Җәйге каникулның беренче атнасында ук дәү әнисе күрше авылда яшәүче кызларына кунакка барырга булды.

— Алсинә дә каникулга чыкты. Өйдәге вак – төяк эшләрне ул эшләр. Илһамия кызым бик үпкәли, берәр атнага барып кайтыйм булмаса, — диде ул.

— Бик сагынсак та түзәрбез, әни, күңелең булганчы тор, — диде Азат абый.

Алсинә өчен рәхәт көннәр башланды: көндәлек эшләрне тиз генә эшли дә, компьтерга каплана. Берәү дә сүз әйтми, эш кушмый. Бүген әнисе эшкә киткәндә:

— Кызым, өйдәге эшләрне бөтенләй эшләми башладың. Мин өлгерә алмыйм, син үзең белеп эшләмисең. Нәрсә булды соң сиңа?!

Яшелчәләрнең, бәрәңге бакчасының чүбен утыйсы бар, — диде.

Әтисе белән әнисе артыннан ишек ябылуга, Алсинә компьютер янына йөгерде. “Тиз генә “В контакте” дагы битемне карыйм әле,”- дип уйлады ул.

Самат, йокысыннан уянып, бүлмәсеннән чыкканда да Алсинә дөньясын онытып дуслары белән хат языша иде.

— Апам, мультик карыйк әле. Апам, апам дим.

Саматның ялынуын Алсинә әллә ишетми дә инде. Бармаклары клавиатура өстендә йөгерә. Колакларында – наушниклар. Кемгәдер хат яза.

Самат кыюланып апасына төрткәләп алды:

— Апам, минем ашыйсым килә.

— Ычкын әле моннан, чебеш. Өстәлдә печенье бар, алып аша. Бар, азрак урамда уйнап кер.

Самат теләр – теләмәс кенә урамга чыгып китте. “Дәү әнием өйдә булса, тәмле итеп чәй эчәр идек, чебиләрне ашатыр идек,” – идек дип уйлады ул. Дусты Кәрим дә кунакка китте җитмәсә. Самат, әнисе әзерләп киткән җимне алып, кечкенә чебиләрне ашатты. Аннан су буйларын әйләнеп кайтты, уйнарга бер иптәш тә тапмады. Капка төбендәге утыргычка утырып, дәү әнисе кайтасы көнне саный башлады.

Аның исенә әбисе киткәннән бирле печәнлектәге йомыркаларны җыймаганнары исенә төште. Ул йөгереп кенә өйгә керде, табак алды, фонарьны күпме генә эзләсә дә тапмады. Шул чак күзе газ плитәсе янында торган шырпыга төште. Печәнлеккә менгәндә ул үзен, дәү әнисе сөйләгән әкияттәге кыю Таңбатыр итеп тойды. Табагын печән өстенә җайлап куйды, кесәсеннән шырпы алып сызып җибәрде. Шырпы бик тиз янып китте, Саматның кечкенә бармакларын пешереп алды. Малай “Ай!” – дип кычкырып җибәрде, шырпы печән өстенә төште. Коры печән янып китте. Самат, утны сүндерергә теләп, аяклары белән таптый башлады. Ул куркуыннан кычкыра да, елый да алмый иде. Бары тик утны таптады да таптады. Ут инде печәнлекне чорнап ала башлады, төтен малайның күзләренә, авызына тулды, куллары – аяклары пеште, футболкасына ут капты. Самат хәлдән таеп егылды.

Эш белән район үзәгенә киткән Азат абыйның юлы уңмады. Сания апа кибеткә кереп автомат кер юу машинасы алып кайтырга кушкан иде, аны да аласы итмәде. Күңеле тыныч түгел, өйгә тарта иде. Авылга якынлашкан саен ул күзе белән өйләрен барлады. Кисәк кенә үз турыларыннан сыек кына төтен чыккан кебек тоелды. “Тоела гынадыр,” – дип уйлады ул, үзе машинанын тизлеген арттырды. “Балалар! Харап булдылар!” – дип уйлады ул, машинаны бар көченә куып.

Азат абый тапканда, Самат аңын югалткан иде. Әтисе аны ничек күтәреп төшкәнен дә, “Коткарыгыз, улым үлә!”, — дип кычкырганын да хәтерләми. Яшен булып, “Алсинә, кызым!” — дигән уй узды.. Бу вакытта өйдән бик нык аптыраган Алсинә чыгып килә иде… Азат абый Саматны бик тиз генә район больницасына алып барса да, улына озак дәваланырга туры килде. Тәне нык пешкән иде. Аеруча күзләренә зыян килгән.

Авылдашлары тырышлыгы белән, каралты-кураны янгыннан саклап калдылар. Алсинәнең генә күңеле тынычлык тапмады. Ул үзенең гаебе зур булуын аңлый иде. Өстәвенә,соңгы араларда кысып-кысып башы авырта башлады. Энесен сагынды. Аның күзләренә түләүле операция кирәк икән. Әти-әнисенең сөйләшүе буенча Алсинә шуны аңлады. Кыз, озак та уйламыйча, компьютерны сатарга кирәклекне төшенде. Әти-әнисе дә каршы килмәделәр. Хәзергә акча энесе өчен бик кирәк иде шул.

Кыз җәй буе тырышып чөгендер басуында чүп утады, энесе өчен акча эшләде.

Саматның савыгып кайтуы барысы өчен дә зур шатлык булды. Аңа хәзер күзләрен сакларга кирәк. Баш авыртуларның сәбәпчесе компьютер булуын Алсинә дә аңлаган иде.

Компьютерны соңрак алырга булдылар. Тик ул чакта Алсинә аның колына әйләнмәс, бик кирәк чакта гына ярдәмгә чакыра торган дусты булыр. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш.

Романова Алия Валерьевна
Возраст: 22 года
Дата рождения: 01.01.2001
Страна: Россия