Принято заявок
1328

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ялган дуслык

Матур кояшлы апрель ае. Агачларда кечкенә генә бөртек шикелле бөреләр күренә башлады. Зәңгәр күк йөзендә җиңел генә ап-ак болытлар очып йөриләр. Болытлар арасында җылы нурларын сибеп, кояш качып тора. Аның нурлары астында бар җирдәге кар эри, түбә башларыннан бриллиант шикелле тамчылар тама. Агач башларында сыерчыклар, курайда бер оста музыкант уйнаган шикелле сайрыйлар.

Шундый апрель иртәләренең берсе иде. Зәринә ашыгып мәктәпкә килеп керде. Зәринә -уртача буйлы, диңгез кебек зәңгәр күзле, аксыл чәчле бик матур кыз. Шуның өстенә бик яхшы укый да.Үзләренең сыйныфында тәртипле һәм яхшы билгеләргә укучы кыз булып санала. Мәктәптә шундый тәртипле һәм тыныч булса да, ул үзенә кирәккәндә, усал, хәйләкәр булырга да мөмкин. Дәрескә чакырып кыңгырау яңгырады. Сыйныфка класс җитәкчеләре Рәзилә Исламовна килеп керде.

-Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлаганчы мин сезгә бер яңалык сөйлим. Иртәгә сезнең сыйныфка яңа укучы киләчәк. Ул бик бай гаиләдән, әтисе белән генә яши, ә әтисе зур компаниядә эшли. Аның белән дуслашырга тырышыгыз. Иртәгә сез аның белән яхшылап танышырсыз, ә хәзер дәресне башлыйбыз,- диде ул.

Дәрес буена Зәринә яңа укучы турында гына уйлады. “Ул нинди булыр икән? Безгә нинди мөнәсәбәттә булыр икән? Ничек тә булса, аның белән дуслашырга кирәк, әтисе бай булса, үзе дә бай булырга тиеш. Бәлки яңа телефонга җитеп бетмәгән акчаны аңардан алып булыр…”. Зәринәнең бик тә яңа телефонлы буласы килә. Әнисеннән сорап караган иде, әнисе ишетергә дә теләмәде.Телефоның бик әйбәт әле генә диде.Дөрес,кулындагы телефоны да яңа әле,тик Зәринәгә класста беркемдә дә булмаган яңа маркалы телефон кирәк шул. Шундый уйлар белән Зәринәнең дәресе дә узып китте.

Икенче көнне Зәринә соңга калмас өчен бик иртә торды. Мәктәпкә дә иң алдан килүчеләрнең берсе булды. Сыйныфта барсы да яңа укучының килүен көттеләр. Менә сыйныфның ишекләре ачылып китте. Сыйныфка укытучы апалары һәм аның артыннан бер малай керде. Ул үзе кечкенә буйлы, чәче кап-кара, күзләре куе шоколад төсендә, үзе матур гына елмаеп тора. Беренче карашка аны бай малай дип әйтеп тә булмас иде. Ул гади генә укучы костюмы кигән иде.

Укытучы апалары :

-Исәнмесез, укучылар, утырсагыз да була.Таныш булыгыз, бу сезнең

яңа сыйныфташыгыз – Илшат. Үзең турында әзрәк сөйләп кит әле, Илшат-диде.

-Исәнмесез, барыгыз да. Рәзилә апа әйткәнчә, минем исемем- Илшат. Минем әтием бер компаниядә эшли, аның эше буенча безгә бу шәһәргә күчәргә туры килде. Мин күп мәктәпләр алмаштырдым, бу мәктәптә озак тормасам да мин яңа дуслар табарга телим.

-Таныштыруың өчен зур рәхмәт, ә хәзер үзең теләгән урынга утырсаң да була- диде Рәзилә Исламовна.

Илшат бер буш партага килеп утырды. Ул парта Зәринә алдындагы парта иде. Дәрес буе Зәринә Илшатка гына карап утырды һәм үзенең ямьсез планын ничек башларга дип уйлады. Зәринәнең күзләрендә ниндидер ут кабынуын Ләйсән күреп алды. Ләйсән -Зәринәнең иң якын дусты. Ул Зәринәдән матуррак булмаса да, аны ямьсез дип тә әйтеп булмый. Үзе бик аралашучан кыз иде.Теләсә кем бик җиңел генә сөйләшеп китә ала.

Ләйсән Зәринәдән пышылдап кына сорады:

— Илшатны бик ошаттың ,ахыры ,дәрес буе күзеңне дә алмыйсың.

Зәринә мыскыллы елмаеп :

-Көлдермә әле, беләсең бит инде,мина нинди егетләр ошаганын. Илшат “не в моем вкусе“- диде ул русчалаштырып.-Ярый, тәнәфескә чыккач сөйләрмен.

Бу дәрес узып киткәч, Ләйсән Зәринә янына килде:

-Син бит миңа нәрсәдер сөйләмәкче идең? Ни булды соң?

-Син бит теге яңа малай турында беләсең инде. Аның акчасы күп булырга тиеш. Мин уйладым да, бәлки миңа аның белән якыннанрак дуслашырга кирәктер,бәлки аңардан акча да сорап алып булыр.

-Син нәрсә инде, уйлый беләсеңме әзрәк булса да?! Кешене үз файдаңа куллану бик түбәнлек бит ул. Ә ул белсә? Ә калганнар белсә нишлисең? Синең белән аннары беркем дә дус булырга теләмәячәк.

-Кайгырма , беркем дә белмәс. Син бит беркемгә дә сөйләмәячәксең?

-Сөйләвен сөйләмәм, ләкин мин бу циркта катнашырга теләмим.

-Ярар, теләмәсәң теләмә…

Зәринәнең ачуы килде. “Ул бит минем дустым, ник миңа булышырга теләми соң ул…”, шундый уйлар белән Зәринә икенче дәрестә Илшат янына күчеп утырды.

-Сәлам, минем исемем –Зәринә.

— Сәлам, мин- Илшат, танышуыбызга шатмын.

— Мин дә ,мин синең янга күчеп утырсам ярыймы?

— Мин каршы түгел дә, синең дус кызың ачуланмасмы?

— Без аның белән талаштык инде, хәзер аның янына утырасым килми.

— Алай булса ярар да, ләкин бер шарт куям, икенче тәнәфестә син аның белән дуслашырсың, яме…

— Ярар.

Дәрескә кыңгырау яңгырады. Дәрес башланды. Дәрес буе Зәринә белән Илшат сөйләшеп утырдылар. Укытучы аларны күп тапкыр кисәтте. Дәресләр беткәч, Зәринә белән Илшат мәктәптән дә бергә кайтып киттеләр.

Икенче көнне мәктәпкә килгәч, Зәринә кәефсез Ләйсәнне күреп алды. Зәринә Илшатның сүзләрен искә төшерде һәм кичә Ләйсән белән дуслашмаганын аңлады. Шуңа күрә ул дәресләр башланганчы аның белән сөйләшергә теләде, ләкин кыңгырау яңгырады. Ә аннан соң ул онытып та җибәрде. Илшат бу турыда сорагач ,“әйе” дип ялганлады.

Илшат белән Зәринә телефон номерларын алмаштылар. Дәресләр беткәч, Илшат Зәринәне өенә кадәр озатып :

— Бүген син минем белән урамга чыга алмыйсыңмы,минем шәһәр белән танышасым килә?-диде

— Чыга алам.

— Алайса сәгать өчтә очрашырбыз, мин сиңа шалтыратырмын. Сау бул

— Ярар, сау бул.

Зәринә өенә кергәч ,төрле уйларга чумды, ничек Илшаттан акча сорарга икән , аннан соң башына бер план килде.”Без әзрәк урамда йөргәч, минем ашыйсы килә дип әйтәм һәм без берәр кафега керербез, анда мин акчамны оныттым дип әйтермен.”Аның уйларын телефон шалтыравы бүлде. Бу Илшат иде. Зәринә телефонны тиз-тиз куйды һәм җыенырга чапты.

Ул урамга чыккач, бер читтә басып торучы Илшатны күрде һәм алар паркка киттеләр. Барысы да Зәринә планы буенча барды. Менә алар кафега керделәр, ашадылар. Акча түләр вакыт җиткәч,Зәринә:

-Гафу ит инде, мин акчаны өйдә калдырганмын, бик тиз җыендым да, башымнан очты,- дип ялганлады.

-Ярар, була инде. Монда күп түләргә түгел, мин үзем түләрмен.

-Бик зур рәхмәт.

Зәринә бик шатланды, аның планы эшли башлады бит. Көннәр үтә торды. Шундый “ялгышлыклар” күп тапкырлар кабатланды. Зәринә Илшаттан берничә тапкыр бурычка акча да сорап алды,тик кайтарып бирергә уйламды да. Илшат бу турыда бер тапкыр да аның исенә төшермәде. Беркөнне Зәринә: Әнием авырый, даруга акчабыз җитми, биреп тора алмассыңмы икән дип, шактый зур сумма сорагач та, Илшат ,әтисе белән сөйләшеп, бу сумманы да Зәринәгә алып килеп бирде.Әлеге акчалар берничә көннән Зәринә кулындагы яңа телефонга әйләнделәр.Зәринә кулындагы яңа телефонны күргәч, Ләйсән түзмәде: Илшатның үзе генә чагын туры китереп, барысын да сөйләп бирде.Илшат озак кына дәшмичә торды да :

-Рәхмәт,Ләйсән. Мин хәзер барысын да аңладым,- диде. Ләйсән Илшатның күзләрендә ниндидер моңсулык күрде. Әйе,Илшатка бик авыр иде.Ул Зәринәне беренче күрәдә ук ошаткан иде ,шулай тиз арада дуслашып китүләренә дә бик шатланып йөрде.Ә ул дуслык- ялган дуслык булган икән…

Ул көнне Илшат Зәринә янына утырмады һәм аның белән сөйләшмәде дә. Зәринә Ләйсән белән Илшатның сөйләшеп торуларын кургәч тә ,эшнең нәрсәдә икәнен анлаган иде. Зәринә ачу белән Ләйсәнгә карап –карап алса да, бер сүз дә дәшмәде. Син – сертотмас үрдәк белән бөтенләй сөйләшмәм дә әле мин, дип уйлады ул.

Икенче көнне Илшат мәктәпкә килмәде.Алар әтисе белән кире узләре яшәгән шәһәргә китеп барганнар иде.Зәринәгә ничектер бик күңелсез булып китте.Кулындагы яңа телефон да аны шатландырмый иде инде .Классташлары да ,Ләйсән дә аның белән сөйләшергә теләмәделәр.Зәринә якын дусларын югалтканын шунда гына анлады.Ул ашыгып Илшатның номерын җыйды,тик аңың шалтыратуына җавап бирүче булмады.Телефондагы өзек –өзек гудок аңа “ ялганчы”, ялганчы “ дип ишетелә иде…

Якупова Алия Айратовна
Страна: Россия
Город: Черемшан