Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Якташ шагыйрь Фоат Галимуллинга …

Чын йөрәктән чыккан моңлы аваз,

Чишмә җыры кебек аһәңне

Эфир аша ишетәбез көн дә

Туган телдә, татар телендә.

Чын йөрәктән чыккан матур аваз

Фоат абый сезнең ул теләк:

Милләтебезгә изгелекләр теләү.

Сездәй кешеләр илгә бик кирәк.

Туган телен яклап, туган телен саклап

Хезмәт иткән бөек галим – сез

Моң чишмәсе кебек агыла

Сезнең аваз, сезнең һәрбер сүз.

Дөнья күге яктыргандай була,

Йөзегездән җылы нур иңә.

Бәрхет тавышлы хөрмәтле диктор

Бар җиһанга яктылык сибә

Гомер юлын гел яктылык чәчеп

Иренмичә эшләп үттегез

Ничә буын студент күңеленә

Белем орлыклары сиптегез.

Сокланып туймаслык сезгә,

Күңелгә кереп, җанга җылы сибеп,

Горур басып экран каршында

Дәрес бирәсез сез бүген дә.

Сез сөйләгән “Таһир -Зөһрә” дастаны

Гасырларга әле барачак

Сез җырлаган солдат Фазыл җыры

Мәңгелек җыр булып калачак

Гайнетдинова Камиля Ильясовна
Страна: Россия
Город: Кукмор