XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яхшылык

Изгелекләр йөри бер сукмактан

Аңа йөри ияреп яхшылык

Әгәр сиңа берәү сәлам бирсә,

Бел, бу юлдаш гамәл — 

яхшылык

Әгәр сиңа бер көн авыр килсә,

Начарлыклар юлда очраса,

Яктылыкка әгәр өметең бетсә,

Булса авыр сина тормышта,

Бел, Син, авырлыктан чыгу юлын

яхшылыклар

Булышырлар табырга.

Әйе, яшәгәндә барысы була:

Кайчак күрәбез нәфрәт,

катылык.

Тик онытмагыз, дуслар, иң мохимен:

Тормыш маягы ул — яхшылык.

 

Шаймарданова Назлия Зуфаровна
Страна: Россия
Город: Нижний Суык-Су