Яхшы сабак
Тәмле алма ашыйм дип,
Чыктым әле бакчага.
Җиргә үзе коела,
Аласы юк акчага.
Иртән урамга чыккач,
Әни мине кисәтте:
— Бабаң кортлар аера, —
Диеп җиде кат әйтте.
Тыңламадым шул сүзен,
Башыма төште бәла.
Бал кортлары куалар:
“Кач тизрәк, кире бала”.
Башка алай итмәм дип,
Торам әнигә посып.
Яхшы сабак алдың, — дип,
Бабай куйды күз кысып.