Язлар җитү белән, бар табигать яшәргә. Бөтен кеше бакчаларын, йөри тирәләрен җыештыра, матурлый. Чүп ташучы машиналар хуҗалыклардан чыккан капчык-капчык чупләрне арбаларына тау итеп өя.
Әнә бүген дә трактор урамнан чүп җыеп йөри. Нәрсә генә юк анда? Шулай да арбага игътибар иттем. Арбаның шактый өлешенэ чыбык-чыбык төялгэн. Яфрак ярырга әзерләнгән җимеш агачы үсентеләре иде алар. Кешеләрне дә аңларга була. Язын җимеш агачлары төбеннэн бик күп яшь үсентеләр үсеп чыга. Әгәр карап, чистартып тормасаң, бакча бер-ике елдан кереп булмаслык чытырманга әйләнәчәк. Чапкалап аткан яшь үсентеләр дә кызганыч.
Уйларым мине ерак-еракларга алып китте. Мин үзебезнең бакчага таба атладым. Чия, слива төпләрендә үсеп чыккан үсентеләренең саны бихисап. Груша, алмагач төбендә дә күренгәли. Нишлэп әле боларны казып алып ишелә торган яр буйларына утыртмаска? Шайтан таягы, билчән, тигәнәк иле чүп үләннәр күпләп үсеп утырганчы, җимеш агачлары җимеш биреп утыра, кем тели шул җыяр иде.
Әгәр һәрбер яр буйларын, ташландык, ташлы, сазлыклы урыннарны җимеш агачы урманнарына әйләндерсәк, ничек файдалы булыр иде. Көзен «Җимеш җыю» операцияләре оештырылса, берсе дә әрәм булып коелып бетмәс иде.
Авылда да ялгыз әби-бабайлар бар. Илебездә авырулар, картлар, балалар йортлары бик күп. Шуларның барысына күпләп җыеп, бушлай җимеш таратылса, вареньелар, компотлар ясап куелса, күпме файда булыр иде.
Мин шулай яхшы фикер йөртә алуыма куанып куйдым. Ләкин чүп төяүче олы абыйларга дәшәргә минем кыюлыгым җитмәде. Мин бакчада умарта кортлары белән мәш килүче әти янына йөгердем һәм үземнең фикерләремне җиткерергә ашыктым. Ул башта мине кортлар яныннан куалап чыгарды, эше беткәч кенә сүз катты.
-Я кызым, әйтеп кара инде. Бу юлы нәрсә майтармакчы булмасың?
-Әти, әйдә яр буйларына җимеш агачлары утыртыйк әле!
-Белмим шул, кызым! Үсеп китәрләр микән? Агач бөреләре бит инде кузгалган.
Мин аптырап калдым. Күп нәрсәне әти кинаялап сөйләргә ярата, ә мин төшенеп бетә алмыйм. Кинәт:
-Эшкә тотынырга була, ләкин бер шарт белән,- диде әти.
-Әйт, әйт тизрәк, нинди шартыңа да күнәм,- дидем мин Габдулла Тукайның Шүрәлесе күк.
-Үсентеләрне утырткач, көн саен кич белән елгадан су ташып сибәргә туры киләчәк.
-Сибәм, сибәм,- дидем мин шатланып.
Кояш сүрелгәч, без эшкә тотындык. Безгә әни белән энем дә булышты. Әлбәттә, бер көндә генә эшне төгәлләп булмады, ләкин инде икенче көнне күршеләр дә булышты. «Күмәк көч таулар күчерергә сәләтле»,- ди бит халык. Бергә эшләгәч тизрәк төгәлләнде. Аннан соң күк күкрәп яңгыр да явып үтте.
Агачлар матур булып үсеп киттеләр. Әти аларны киртәләп тә куйды. Ул миңа күп нәрсәләрне аңлатып бирде:
-Әле алар беренче елда гына җимеш бирмиләр. Карлыганга 2 ел, ә чиягә кимендә 5 ел үсәргә кирәк булыр.
-Әй, бигрәк күп икән.
-Тукта, тукта, алай сабырсызланма.
-Син кызым, бездән күпкә яшьрәк булсаң да олыларча фикерлисең. Молодец! Башкалар да шулай эшләсә, яхшы булыр иде.
Без үстергән агачлар киләчәктә атмосферыбызга күпме кислород бүлеп чыгарыр, су ашап ишелә торган яр буйларын саклап калыр. Һэр адым җир матур һәм файдалы булып, күпме кеше шатланыр. Картларны, ятимнәрне, авыруларны, мохтаҗларны куандырсак Аллаһы тәгаләнең рәхмәтен алырбыз. Иншаллах…