XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Ядкярләрдә Тукай рухы»

                                                                                Ядкәрләрдә Тукай рухы

 

                 Буген дә, нәкъ сөйләшенгән вакытта, Зәйтүнәләр йортына кызлар аулак өйгә җыелдылар. Күпмедер вакыт кызларның шат авазлары ишетелеп торды. Һәрберсе үзләре белән кул эшләре алып килгән. Кемдер оек бәйли, кемдер кулъяулыкка чәчәк чигә, кайбер кызларның кулларында тагын ниндидер төргәкләр.

                 Кызлар булган җирдә сүз бетәмени ул!

                 Зәйтүнә, өй хуҗасы буларак:

                 — Кызлар, әйдәгез, кул эшләребезне алып эшкә тотыныйк. Эшли-эшли, сөйләшик.

                 Барысы да бермәлгә тынып калдылар: кайсы сәкегә, кайсы ишек катындагы сандыкка менеп кунаклады.

                 Зәйтүнә кызларның кул эшләренә игътибар итте. Әнә күрше кызы Әминәнең кулы-кулга йокмый, кулъяулыкка шундый матур роза чәчәге төшерә.

                 Шулвакыт кемдер колагына пышылдады:

                 — Кара әле, Зәйтүнәкәй, Әминә гармунчы Әхмәткә атап чигә бугай.

                 Зәйтүнә пышылдап:

                  — Егете дә асыл бит, күз нурларын түгеп чиккән кулъяулык бу егеткә әрәм түгел.

                  Зәйтүнә алъяпкыч кесәсеннән теккән түбәтәен алып, тиз генә кызларга карап куйды, янәсе күрмәделәрме икән. Һәркем үз эше белән мәшгүль булуын күргәч, җиңел сулап, эшкә тотынды. Нинди бизәкләр төшерәсен көндез үк хәл иткән иде ул. Үзе дә сизмәстән, тирән уйга чумды.

                 Имеш Зәйтүнә Казанда. Бер җирдә күп итеп кеше җыелган. Зәйтүнә үзен шул кешеләр янында күрә. Якынрак килә һәм ябык гәүдәле, оялчан йөзле егет, ниндидер бер иллаһи тавыш белән шигырь сөйли иде. Бар халык, Зәйтүнә дә шулар белән бергә. гипнозланган кебек шул егетнең йөрәгеннән чыккан тавышын ишетте. Туташ егетнең өс-киеменә игътибар итте. Гади, әмма пөхтә киенгән, башында күзгә ташлана торган бизәкләр белән эшләнгән түбәтәй. Егет шигырь укуыннан туктады һәм бер мизгелгә кызның күз карашы белән очрашты. Бер генә секундлы караш, ләкин бик озын тоелды ул. Менә Зәйтүнә, оялып, башын ия. Янындагы кешедән:

                  — Кем соң бу егет?

                  — Бу бит Тукай, татар халкының күренекле шагыйре.

                  Ә, менә нинди икән син, Тукай,-дип уйлап куйды һәм күңеленнән хәзер генә укылган шигырьне кабатлады.

                  … Ниндидер тавыштан айнып китте Зәйтүнә. Ә, кызлар икән.

                   Кызлар бер-берсен бүлеп:

                   — Әбәү, мәрткә киттеңме әллә? Баядан бирле дәшәбез бит үзеңә.

                   — Кулыңда нәрсә?

                   — Түбәтәй түгелме соң бу?

                   — Кемгә атап чигәсең?

                   Зәйтүнәнең битенә кызыллык йөгерде, әйтерсең лә аның иң тирәнгә яшеренгән серен барысы да белә сыман тойды һәм тиз-тиз җавап бирергә ашыкты:

                   — Беркемгә дә түгел. Кул эшләренең барысында да диярлек үземне сынап карадым. Нигә әле түбәтәй тегеп карамаска? Мин аңа матур бизәкләр төшерегә уйладым. Кызлар,           әйдәгез әле ял итеп алыйк. Мин сезгә бер шигырь укыйм. Тыңлагыз әле, ошармы?

                    Ниндидер бер эчке дулкынлану белән, уйларында яңгыраган шигырь сүзләре агылды. кабат күз алдына Тукай пәйда булды. Менә ул аңа якынлаша һәм Зәйтүнәгә елмаеп рәхмәтен белдерә сыман.

                    — Я, ничек, шигырьнең эчтәлеге ошадымы? — дигән сорауга, кызларның ризалашкан авазлары ишетелде.

                    — Кем язган бу шигырьне дисәгез, җавап бирәм: татар харлкының шагыйре Габдулла Тукай!

                    Шуннан соң кызлар күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр.

                    Кызлар кайсы-кая урын җәеп, йокларга яттылар, бер Зәйтүнә генә йоклый алмады. Хәер, кызга иптәш булып, мич астында чикерткә сайрады. Кинәт Зәйтүнә бер фикергә килде: түбәтәйне бизәп бетерегә һәм Казанга, нәкъ шул урынга барырга дигән карарга килде. Тукайны шул урында очратачагына иманы камил иде кызның. Тукайга булган саф хисләре белән сугарылган түбәтәйне шагыйрьгә тапшыру планы туды. Шушы уйлар белән ул тәмле йокыга талды. Тәрәзәдән төшкән ай гына кызның йокы аралаш елмайганын күрде.

                    Зәйтүнәнең планы барып чыкмады. Тиз арада гына ул Казанга бара алмады. Бик каты салкын тидереп, урынга ятты. Ә түбәтәй үз вакытын сабыр гына көтә бирде.

                    Көннәрдән беркөнне, саташулы төннән соң, ниндидер ят кешеләрнең сөйләшкән тавышларына уянып китте. Ара-тирә әтисенең дә тавышы ишетелгәләде:

                    — Заманалар авырлашты, халык ач. Менә сезне сыйларлык та ризыгыбыз юк өйдә. Коры чәй белән сыйласак кына.

                    Ят кеше тавышы:

                     — Бер дә борчылмагыз, ризыкларыбыз бар безнең, сезгә дә өлеш чыгарырбыз. Безгә кунып чыгарга урын гына кирәк, рәхмәт, безне кире бормадыгыз, атларыбыз да, үзебез дә бик арган идек. Без бит узышлый гына, Казанга баруыбыз.

                    Арадан берсе:

                    — Ай-һай, матур эшләнгән бу түбәтәй! Сокландыргыч кул эше! Бик кызыктым, сат әйдә. Мин сиңа акча калдырам, риза булсаң, азык та калдырам.

                    Үзе эчтән генә: » Бу түбәтәй бер якын дустыма менә дигән бүләк булыр,- дип шатланды.

                     Зәйтүнәнең йөрәге дөп-дөп тибә, әйтерсең бөтенесе ишетә сыман. Кычкырыр иде, тавышы чыкмый, торып чыгар иде, ят ир-атлар янына чыгарга ярамый. Әтисе ни дияр икән? Түбәтәй белән бәйләнешле хыялы бар бит аның! Зәйтүнә, Тукайны табып, үзе тапшырырга уйлаган иде бит!?

                     Әтисенең ризалашуын ниндидер бер томан аша гына ишетте һәм аңын җуйды.

                     Түбәтәй саткан акчага алган дарулардан соң, Зәйтүнә аякка басты. Ләкин хәле булмаганга күрә, урамга да тиз генә чыга алмый иде әле ул. Күңел төшенкелеге дә терелеп китәргә ирек бирмичә йөдәтте. Күңелендә бушлык Зәйтүнәнең. Түбәтәй урыны буш.

                     Берничә ай уза. Зәйтүнә инде сау-сәламәт. Көннәрдән беркөнне аңа йомыш белән Казанга барырга туры килде.

                     Менә Казан. Аяклар үзләреннән-үзләре, хыялында сурәтләнгән урынга таба атлады. Тагын халык җыелган. Күңелгә якын таныш тавыш ишетелгәндәй булды. Ниндидер бер эчке сиземләү белән, халыкны аралый-аралый, төркем алдында шигырь сөйләүчегә якынлашты:

                      — Я, Хода, бу бит ул, бу бит бөек Тукай! — дигәнен сизми дә калды.

                      Тукай да кызны күреп, шигырь сөйләвеннән туктап, кызга оялчан гына караш ташлый. Ә иң шаккатырганы менә нәрсә иде: Тукай башында, Зәйтүнәнең тормышка ашмаган хыялының шаһиты булып, түбәтәй балкый иде.

                       Зәйтүнә соңыннан гына белде: аларда кунып чыккан Шәрәф исемле кеше, Тукайның барлык диярлек шигырьләрен бастыручы, «Үрнәк» типография хуҗасы булып чыга. Зәйтүнәнең түбәтәен Шәрәф әфәнде Тукайга бүләк иткән була.

Ахметова Ильвина камиловна