Ябалактай ак кар ява,
Кышның матур көнендә.
Карлар тирбәлүенә карап
Моңнар туа күңелемдә.
Иртән кояш яктыртканда,
Күзләр чагыла аклыктан.
Энҗе кебек ялтырыйлар
Салкын карлар пакьлыктан.
Күкрәк тутырып сулыш алам,
Карыймын саф һавага.
Исем китеп сокланам
Серләр тулы дөньяга.
Табигать матурлыгын күзәтеп,
Ак теләкләр телим мин:
Булмасын илдә сугышлар,
Дөньялар булсын имин.