— Балалар, безнең сыйныфка яңа укучы килде, таныш булыгыз – Мәдинә Камалова, – дип башлап җибәрде дәресне укытучы апа, — Сез аның белән дус булыгыз! Ул мәктәпне әле бик начар белә, ашханәнең, китапханәнең кайда урнашканын күрсәтерсез, яме? Мәдинә, син хәзер буш урынга утыр, дәрестән соң сыйныфташларың белән якыннанрак танышырсың, – диде ул.
6 “Б” сыйныфы укучылары зур кызыксыну белән яңа кызны күзәтә башлады. Кыңгырау чыңлауга, озын буйлы, озын чәчле Мәдинәне барысы да урап алды, балалар аның кайсы мәктәптән килүен, кайсы урамда яшәвен, апасы-энесе бармы, барысын да сорашты. Араларыннан Алсу исемлесе Мәдинәгә мәктәпне күрсәтергә тәкъдим итте. Шуннан бирле алар дуслашып китте. Дәресләрдә дә бергә утырдылар, өй эшләрен дә бергә эшләделер.
Бер ай да узмады, Алсу салкын тиеп авырып китте. Ул бер атна мәктәпкә килә алмады. Ниһаять, укырга килгәч, караса, аның урынында Мәдинә янәшәсендә Гөлназ утыра иде.
— Без хәзер монда Гөлназ белән утырабыз – диде Мәдинә.
Алсу аптырап калды. Дус кызының болай эшләвен аңламады. Күзенә яшь килсә дә, ул аны күрсәтергә теләмичә, арткы рәттәге партага барып утырды. Ләкин күңелсезлекләр моның белән генә бетмәде. Класстагы башка балалар да аннан читләшә кебек иде. Берсе дә килеп сөйләшми, тәнәфестә уйнарга да чакырмый, Алсуның сорауларына да коры гына җавап бирәләр. Нәрсә булды икән? Ул авырган арада нәрсә үзгәргән?
Икенче көнне Алсу түзмәде, Мәдинәнең үзеннән сорарга булды:
— Мәдинә, нәрсә булды? Нишләп без элеккегечә сөйләшмибез? Мин сине ничектер үпкәләттем мәллә?
— Алсу, беләсеңме, мин синең белән дус буласым килми. Синең белән кызык түгел, без Гөлназ белән дуслаштык, — диде Мәдинә.
Ничек инде кызык түгел? Алсу чын күңелдән гаҗәпләнде. Ул бит Мәдинәне моңа кадәр иң якын дусты дип саный иде. Мәктәптә генә түгел, өйгә кайткач та, алар кич саен телефоннан хәбәрләшеп тора иде бит. Гел-гел бергә иделәр, хәтта Алсу сыйныфтагы икенче кызлар белән сөйләшә башласа, Мәдинә аларның сүзен тизрәк бүлергә тырыша иде. Аның тагын кем беләндер дус булуын кабул итә алмый иде кебек. Ә менә Алсу авырып киткәч, Мәдинә никтер бер дә шалтыратмады да, язмады да. Бүгенге сөйләшүдән соң сораулар артты гына. Ләкин бу турыда озак уйлый алмады Алсу, чөнки аның соңгы дәрестә буласы контроль эшкә әзерләнәсе бар иде. Бүген математика дәресен 6 “Б” укучылары аеруча куркып көтеп алды. Быел беренче җитди контроль эш! Укытучы абыйлары аларга әзерләнү өчен өйгә биремнәр язып җибәргән иде. Алсу аларның барысын да эшләсә дә, тагын бер кат бу мисалларны карап чыгарга булды.
Математика дәресе алдыннан буласы төшке ашка да классның яртысы гына төште. Егерме минутлык тәнәфесне бушка уздырасылары килми иде. Малайлар контроль эшкә үзләренчә әзерләнгәннәр, барысы да диярлек кичтән ясаган шпаргалкалары белән мактанды. Хәйләкәр малайлар! Алсу аларга карап көлеп куйды.
Математика дәресендә укытучы абый укучыларны аерым-аерым парталарга утыртты. Алсу икенче рәттәге партага, Мәдинә аның артына туры килде. Контроль эш биремнәре тактага язылган иде. “Биш биремне дә дөрес эшләсәгез, бишле була”, — диде укытучы. Класста тынлык урнашты. Беренче өч мисалны балалар тиз чиштеләр, ә менә соңгы ике бирем бик авыр булып чыкты. Малайлар мыштым гына шпаргалкаларын актара башлады. Алсу тәнәфестә кабатлаган мисалларны искә төшерергә тырышты. Уйлый торгач, контроль эшнең иң катлаулы биремнәрен чишеп тә куйды. Берзаман Алсуны арттан Мәдинә төртеп алды: “Җавап нинди?” дип пышылдады ул.
Алсу икеләнеп калды: җавапны әйтергәме, юкмы? “Дус булырга теләмәгән Мәдинәгә ни өчен ярдәм итәргә тиеш әле мин?” дип уйлады башта Алсу. “Гөлназдан сора әнә!” дип әйтмәкче иде, тыелып калды. Шул вакыт Мәдинә “Алсуууу!” дип тагын бер пышылдады. “Ярар инде, булышмыйча булмас” дип Алсу әкрен генә бармаклары белән дөрес саннарны күрсәтте.
Иң курыккан соңгы дәрес тә артта калды, укытучы дәфтәрләрне җыеп чыгып китүгә, барысы да гөрләшә башлады: контроль эшнең соңгы биремнәрен кем-ничек чишкән, җавапка нәрсә язган? Алсу, ярдәм иткәне өчен, Мәдинә рәхмәт әйтмәс микән дип сыйныфташын күзләде. Ләкин ул инде класста юк иде. Әкренләп һәммәсе дә өйгә җыена башлады. Мәктәп ишегалдына чыккач, Алсу Гөлназны күреп алды.
— Гөлназ, ярыймы синнән сорасам? Ни өчен сез минем белән сөйләшмисез? Мәдинә дә дус түгел хәзер, сез дә, — диде Алсу.
— Син үзең гаепле! Син безнең турында начар итеп сөйләп йөрисең икән! Мәдинә безгә барысын да сөйләде! Барыбызга да кушамат таккансың! Бездән көләсең! Белмәбез дип уйладыңмы? Белдек шул! – дип ачуланып кычкырды Гөлназ.
— Мин? Нинди кушамат? Нәрсә сөйлисең син?
— Алдама! Мәдинә әйтте инде! Мин “пәрәмәч” икән! Ләйлә — “очкарик”! Ә Регина “скелет”!
— Юк! Юк, мин беркайчан да сине “пәрәмәч” дигәнем булмады! – дип елап җибәрде Алсу. Ләкин Гөлназ аны тыңлап тормыйча, өенә кайтып китте.
Алсу хәзер сыйныфташларының ни өчен аның белән сөйләшмәвен бик яхшы аңлады. Ә менә Мәдинә ни өчен алай эшләгән? Билгесез. Хәзер үзенең гаепле булмавын классташларга ничек аңлатырга? Аларны ничек ышандырырга? Сишәмбе кичен Алсу шушы сорауларны уйлап уздырды, хәтта өй эшен дә гадәттәгечә тырышып эшли алмады.
Чәршәмбе иртәсе математика дәресеннән башланып китте.
Укытучы абыйлары “Контроль эшне яхшы язгансыз” дигәч, балалар җиңел сулап куйды. Ләкин кинәт ул:
— Күбегезнең җаваплары дөрес, тик менә малайларга бишле куя алмыйм, — диде.
— Нишләп? – дип аптырады Азамат, — барыбыз да хата җибәргәнбез мәллә?
— Шпаргалка куллану – зур хата! Моның өчен бер укытучы да бишле куймас иде, мин сезгә, малайлар, әлегә өчле куярга мәҗбүрмен, — диде укытучы.
— Ну, юююююккк! – дип кычкырып җибәрде малайлар, — Без карамадык! -дип акланырга тырышты алар.
— Карадыгыз, карадыгыз! – дип кинәт әйтте Мәдинә, — Без үзебез күреп тордык! Шулаймы, кызлар? Гөлназ? Шулай бит?
Гөлназ әкрен генә “әйе” дип әйтте.
— Кызлар менә үзләре чишкән, аларга бишле, берничәсенә генә дүртле куйдым, — дип дәвам итте укытучы. – Моннан соң контроль эш вакытында шпаргалка кулланасы булмагыз!
Малайлар кызларга ачуланып карады. Башка кызларга ничектер, Алсуга бик кыен булып китте. Малайлар шпаргалканы беренче генә ясамый иде, ә менә дәрестә укытучыга бу турыда әле моңа кадәр берәүнең дә әйткәне юк иде. Хәзер нәрсә булыр икән инде?
Нәрсә булсын? Малайлар кызларга үпкәләячәк! Һәм нәкъ шулай булды да. Алар “Без сезнең белән башка сөйләшмәячәкбез!” дип үпкәләп чыгып киттеләр. Алсу бу дәрестән соң тагы да уйга батты. Тукта, кичә Мәдинә үзе дә аннан күчерде түгелме соң? Ул малайлардан кай ягы белән яхшырак болай булгач?
Ул арада Мәдинәнең тавышы ишетелде:
— Шул кирәк аларга! Шпаргалка ясап килгәннәр! Оялмыйча күчереп утыралар тагы! Укытучы абый күрми дә бит әле! Ярый әле, мин Рәдиф Зөфәровичны кичә контроль эштән соң куып тоттым да, барысын сөйләп бирдем!
Нәрсә? Нәрсә диде ул? Бу сүзләр Алсуны гына түгел, башка кызларны да шаккаттырды.
— Мәдинә! Син дөрес эшләмәдең! – диде Алсу.
— Син нәрсә? Ялганчы малайларны яклыйсыңмы?
— Ә син ялганчы түгелме? Минем турында класска ялган сүзләр сөйләгәнсең! Барысына да кушамат уйлап тапканмын дип әйтмәдеңме? Ә?
— Кем әйтте моны сиңа?… дөрес аңламагансыңдыр…
— Мин әйттем! – дип сүзгә кушылды Гөназ. – Нәрсә, шулай түгелмени? Үзең бит “Алсу сездән көлә, барыгызга да кушаматы бар” дигән идең. Мине – “пәрәмәч” дип сөйли дидең!
Мәдинә нәрсә әйтергә дә белмәде.
— Бу ялганмы? – дип сорады Гөлназ Мәдинәдән.
Алсу аның җавабын көтеп тормыйча:
— Ялган! Ялган! – дип кычкырды.
— Алсуга каршы котырттың, хәзер менә малайлар да безгә үпкәләде! – дип әйтә башлады кызлар.
Мәдинә аларны тыңлап бетермичә, класстан чыгып чапты. Калган дәресләрдә ул күренмәде.
Пәнҗешәмбе көнне 6 “Б” сыйныфын класс җитәкчеләре җыеп алды.
— Балалар, кызганыч, безнең яңа кызыбыз Мәдинә мәктәптән китә. Сәбәбен бик аңлап бетермәдем, сез белмисезме?
— Юк, белмибез шул, — дип җавап кайтарды укучылар.
Башка сыйныфташлары класстан китсә, алар бик борчылыр иде дә, тик бу очракта укучылар әлеге көтелмәгән хәбәрне ишеткәч, эчтән генә сөенеп куйды.
— Малайлар! Ә бәлки ашханәгә төшеп чәй эчәрбез? – диде Алсу.
— Әйдәгез! Киләсе дәрескә кадәр 15 минут бар әле!