Принято заявок
1146

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Яңа Кормашым

Яңа Кормаш-туган ягым,

Шәбез юа ярларын.

Еракларга китсәм дә мин

Сагындыра туган якларым.

Яңа Кормаш-туган җирем,

Синдә генә иркен тугайлар

Шул тугайда моңлы тавыш белән

Өздереп-өздереп сайрый тургайлар.

Яңа Кормаш-туган йортым,

Гүзәл минем авылым,

Мәгъҗи суы сусау баса

Эчсәм дә тик бер йотым.

Яңа Кормаш-тал бишегем,

Монда үтте балачак

Һәр мизгелнең хатирәсе

Күңелемдә уелып калачак.

Яңа Кормаш-туган авылым,

Якын һәрбер урамы.

“Газиз” мәчете балкып тора

Изге аның урыны.

Яңа Кормаш-тал бишегем,

Ата-бабам нигезе.

Бу нигезне саклый белү-

Бурычларның изгесе.

Сугыш

Ямьле, матур тыныч җәйге иртә,

Сандугачлар өздереп җыр җырлый.

Бар кешенең татлы йокысын бүлеп,

Дошман танклары җир тырмый.

Бомбалар ява бертуктамый,

Яңгыр чорнап алган җирләрне.

Ир — егетләр көрәшергә китә,

Азат итәргә дип илләрне.

Хатын — кызлар урак ура кырда

Тылда алып бара тормышны.

Җиңү өчен диеп тырышалар

Туктасын дип, тизрәк сугышны.

Бик озакка барды, каты сугыш

Күмергә әйләнде авыл, калалар

Туган илен сакларга дип киткән

Ир- егетләр кайтмый калалар.

Күпме хатын — кызлар тол калдылар

Әтисез калды нәни сабыйлар

Ачлык, газапларга күп түзделәр

Һәрчак булды алар сабырлар

«Үлемсез полк» безнең белән атлый

Ә сугышлар калды еракта

Батырлар беркайчан да онтылмый,

Алар яши безнең йөрәктә.

Зиязетдинова Адиля Хатиповна
Страна: Россия
Город: Актаныш