XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Яңа ел маҗарасы

Яңа ел маҗарасы

Сагнып көткән кыш килде,

Һәм миңа салкын тиде !

Өйдә ятам юрганда

Тышта карлар яуганда.

Балалар чаңгы шуа,

Әй  рәхәт соң саф һава!

Ә мин ятам диванда,

Күңел генә урамда.

Кинәт уянып киттем.

Мин бит төш кенә күрдем!

Чаңгыларымны кидем

Тау шуарга йөгердем.

Хабибуллин Сайдаш Артурович
Страна: Россия
Город: с.Урмышла