Аллаһның рәхмәте белән
Сугышларны күрмәдек.
Әби-бабаларыбыздан
Аның зыянын белдек.
Күпме кайгы, күпме хәсрәт,
Кичергән безнең халык.
Безгә генә киләчәктә
Тимәсен бу явызлык.
Аяз булсын күкләребез,
Булсын илдә татулык.
Күпме каннар түгелгән,
Булсын өчен тынычлык.
Беркайчан да онытмабыз,
Сугыш каһарманнарын.
Исәнлектә, тынычлыкта
Үтсен шул картлыклары.
Безнең арада аз калды,
Аларның да саннары.
Тагын күп еллар яшәсеннәр,
Сугыш ветераннары.
***
Нигә соң халкыбыз шулкадәр интегә,
Өстәлдән бер сөяк ташлыйлар бит эткә.
Шулай да безгә дә ыргыталар сөяк,
Менә сезгә,дуслар, дәүләттән дип бүләк.
Зирәкләрнең зирәге –Син, я , Раббым,
Беләбез, сизәбез татлысын сынауның.
Аңлыймын,сынауның — ярату икәнен,
Һәркем дә тотар шул нәкъ үзе җавабын.
Татарлар, кыямәткә кадәр яшәсен,
Инкыйразның нәрсә икәнен белмәсен!
Менә шушы догамны кылам төннәрдә,
Өметнең утлары сүнмәсен йөрәктә.