Вакыт чаба, аңламыйм да
Узып китә ни арада?
Үсеп буйга җитсәң дә син —
Күңелеңдә һаман бала.
Вакыт бара, туктамый да —
Кайдадыр көн, кайдадыр төн.
Шул көннәрдән, шул төннәрдән
Тора тормыш, ул — бербөтен.
Вакыт ага, карамый да
Аның шулай акканына,
Яшәү кирәк бала кебек
Шатланып таң атканына.
Вакыт уза, ашыкмый да
Үтсен көне, үтсен төне.
Ямен тапсаң һәр мизгелнең,
Шунда була тормыш тәме.