XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Вакыт-вакыт шигырь язам.. «

Вакыт-вакыт шигырь язам, бар дөньямны онытып. 

Читкә куеп эшләремне, кулыма каләм тотып. 

 

Ничек итеп бу йөрәкне һич баләдән сакларга?

Әллә җитмеш катлы биналарга кереп китеп качырга?

 

Беләм, авыр. Җиңел бармас бу язмыш сукмаклары.

Еллар саен арта барыр тормышның сынаулары.

 

Тик бирешмә, бу да үтер. Чәчәк атыр бар күңел. 

Вакыт үткәч, нәкъ бу мизгел көлке булып күренер. 

 

Күңел минем сабыйныкы, кирәк түгел уйнарга!

Ничек инде минем хәлне син мөмкин аңламаска?!

 

Мин дә кеше, мин дә тоям: рәхәт, кискен чакларны.

Үкенеч һәм шатлык кебек гадәти вакытларны.

 

Син нишләрсең, әгәр кеше өметеңне ташлап таптаса?.

Бер дә уйлап тормыйча да, утларда яндырса да?

 

Шундый инде, безнең заман хәзер адәм баласы.

Битарафлы булып түгел, кеше булып каласы.

Газизова Ляйсан Ильшатовна
Страна: Россия
Город: д. Яна Буляк