Мин кайттым. Әтиләр, машинадан алып кереп, соңгы тартмаларны өйгә урнаштырды.
Әби белән Бабай, кечкенәдән уйнап үскән ишегалды, миннән дә олы этебез һәм хуш исле сирень. Һәр почмакның үзенең тарихы бар монда, гомеремнең бик күп әһәмиятле вакыйгалары нәкъ менә шушы авыл урамнары белән бәйле. Күршеләребез дә туганнар кебек, һәрвакыт элемтәдә, һәрчак булышырга әзер. Уйлап карасаң, барысы бик алай начар түгел дә кебек. Бераз вакыт үтсә, бәлки Казан да алай ук сагындырмый башлар…
Шатланыргамы, кайгырыгамы?
Моңа кадәр тормышны болай зурлап, кискен итеп үзгәрткән юк иде.Әти- әниләргә дә барысын да ташлап, яңадан яңа тормыш башларга дип, инде ят була башлаган туган нигезгә кайтырга җиңел булмагандыр. Алай да, алар авыл тормышының шәһәрнекенә караганда яхшы сыйфатларга күбрәк ия булуына чын күңелдән ышаналар иде.
Авылдагы әби-бабай нигезе күп кешегә якын, билгеле, ләкин мин авыз тутытырып “ монда үстем!” дип тә әйтә алам, чөнки әти-әниләрем еш кына мине авылда шактый озакка, әби белән бабай янында калдырып, ерак юлга, эшкә китәләр иде. Шуңа күрә минем өчен авыл аеруча якын. Каникулларым тулысынча авылда уза, тик аның ахырында без кире “Казаныбызга” тая идек, бу көннән соң алай булмас… Дөресен генә әйткәндә, әлегә, минем өчен, “бөтенләйгә авылга күченү” дигән факт әллә ни әһәмияткә дә ия түгел кебек. Ләкин күңелдә, сарысы гына кабынып-сүнеп торган торган ватык светофор кебек бер уй җемелди иде – авыл ул инде сиңа шәһәр тугел, димәк, синең тормышыңда инкыйлаблар әле булачак…
Мине күбрәк мәктәп темасы борчый иде. Ничек кенә булмасын, яңа дуслар, яңа мөнәсәбәтләр, тормышымның бер зур тармагы алар белән бәйле булачак.
Авылның күп кешеләре белән мин балачактан таныш. Бик алай якын дуслар булып йөрмәсәк тә, исәнләшеп-исәнләшеп китә торган танышлар яшьтәшләрем арасында да бар иде. Мин үзем, кешеләр белән танышырга, сөйләшергә куркып тора торганнардан түгел, “Ничек бар, шулай!” дигән шигарь белән яшим. Үз сүземдә торырга яратам, яхшы танышлар мине “гел үзенекен тукырга ярата!” дип тә “мактарга” мөмкиннәр. Үзем дә сизәм инде, бик уңайлы сыйфатларым тугел бу. Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган характерым минем үземнән дә көчлерәк, кайвакытта. Ничек кенә булмасын, авыл тормышы агымына кушылып, пазл сыман үз урыныма кереп утырырга тиеш идем мин.
Җәем, җәйге каникулга кайткан кебек кенә үтеп китте дисәм дә була. Авыл эшенә балачактан өйрәнгән, анысы кыенлыклар тудырмады. Тик шушы каникул ахырында яңа, авыл тормышы башланачагы әледән-әле искә төшеп борчып торды. Казан сагындыра…
Нихаять җәй ахыры. Уку елы башына кадәр көннәр санап торам. Яхшы уку әсбаблары сайладым, күңелем белән укуга әзерләнәм. Күрше авылга йөреп укыйсы, автобус йөртәчәк икән. Мине бик нык гаҗәпкә калдырган әйбер: мәктәпкә элеккеге СССР заманындагы коңгырт төсле форма һәм алъяпкыч киеп йөрисе була икән! Чәчкә бантик тактырмасалар рәхмәт диярсең…
Борчылып та дулкынланып та көткән көн килеп җитте. Нихаять… Алдымда кечкенә генә бер катлы мәктәп, укучылары, укытучылары да бик күп түгел. 1 нче сентябрь бәйрәмен урамда оештырганнар, мине классым белән бер рәткә утыртып куйдылар. Дөресен генә әйткәндә, үземне зоопаркта, тик җәнлек урынында хис иттем. Мин – читлектә, һәм барысы да миңа зуур кызыксыну белән карап торалар. Нишләтәсең инде, яңа кешеләр белән шулай булырга тиештер, күрәсең…
Иң беренче булып, миңа миннән бер сыйныфка өлкәнрәк булган кыз килеп сүз кушты. Мин шәһәрдән булгач, ул да үзенә күрә урыс телендә сөйләшергә тиеш дип тапты күрәсең:
— Ой, привет! Меня Азалия зовут. Син монда беркемне дә белмисең наверное, давай мин сине со всеми познакомлю.
“Давай! Шактый ук эчкерсез, беркатлы кыз булып күренә күренүен… Ярар, шулай булсын. Барыбер сак бул, Зәринә, игътибарыңны югалтма!”
Сыйныфым белән мине Азалия таныштырды. Дөресрәге, кызлары белән. Малайлар өлкәнрәк сыйныфлар белән аралашып торалар иде. Без сыйныфта 6 кыз һәм ике малай. Шунысы кызык – безнең сыйныф кызларының барысының да чәчәләре бик озын икән! Минем дә чәчем билдән узган иде – туры килсә дә килә бит! Иң беренче сәгатьләрдә кызлар миңа бик кызыксынып карап тордылар, гәүдәмне баштан-аяк тикшереп чыктылар, бер җиремне дә игътибарсыз калдырмадылар. Эчемдәге иң яшерен серләремне актарып чыккан кебек булдылар, гади генә кызлар иде микән болар? “Читлегемнең” тимер рәшәткәләренә өстәмә ширма корып куясым килде…
Шулай итеп, минем тормышымның яңа, маҗаралы, төрледән-төрле каршылыклы хисләргә бай чоры башланып китте. Бөтен нәрсәнең дә гади генә, уңайлы гына булмаячагын сизә идем. Иң мөһиме – биредә бөтен нәрсә бары тик миннән генә тора иде.
Иң беренче якын итеп дуслашкан кешем — 11 нче сыйныфта укучы Эльвира иде. Мин аның белән беренче көннәрдә үк якын булдым, шуңа күрә күп вакытымны аларның классында үткәрә идем. Ул миңа нәкъ караңгы бүлмә эчендә яктылык бирә торган ут кебек булды.Дәрес беткәнен белдереп кыңгырау тавышын ишетү белән гел аларның классына чабам. Эльвира минем өчен иң акыллы, олы кыз булып күренә иде. Ләкин беркайчан да ул миңа үземне аннан күпкә кечерәк икәнемне искә төшерергә сәбәп биргәне булмады. Сөйләшкәндә
дә үзенең яшьтәше белән сөйләшкән кебек, минем фикеремне тыңлап, кирәк вакытта булышып, үз серләрен чишеп аралашты. Минем өчен ул чып-чын үрнәк булып торды, минем дә үскәч нәкъ аның кебек буласы килә иде. Рәхәттер инде ул зур булгач, үзең үзеңә хуҗа… Кайчак бик ябышып йөргән вакытларым да булгандыр инде, аның сыйныфташлары, көлеп, мине “койрык” дип әйкәлиләр иде. Нигәдер мин аларның сүзләре турында уйламадым да, мин шулай ук Эльвира белән күрешеп сөйләшеп йөрдем.
Нишләптер ул вакыт миңа үземнең сыйныфташларым белән аралашу бер дә кызык түгел иде. Бәлки ярты гына еллык булса да яшь аермасы үзенекен иткәнме? Мин мәктәпкә җидене тутырып, сигезенче яшь киткәч кердем, һәм кайбер сыйныфташларымнан хәтта берәр яшькә олы идем. Уртак тел, сөйләшергә тема тапмыйча, мин үземнең классымнан аерым бер шәхес булып йөргәнмен ахыры. Ничек кенә булмасын, минем сыйныфташларыма бу хәл бер дә ошамады.
Алар безнең сыйныф җитәкчесенә дә, минем класска укыр өчен генә керүемә, аерымланып йөрүемә зарландылар. Ул миңа еш кына кисәтүләр ясап куя, ләкин күпвакыт минем хәлгә дә керә иде. Мөгаен, мин ул олы кызлар белән аралашып, үзем өчен бертөрле яклау эзләгән булганмындыр, тик аерылганны аю ашаган ди берзаман…
Көннәрдән бер көнне, дәресләрдән соң сыйныфта үзебез генә калдык. Мин инде гадәтем буенча, Азалиям янына чыгып йөгерергә җыенган идем. Шулвакыт бөтен сыйныф исеменнән Гөлия сүз башлады:
-Зәринә, безгә синең олылар белән йөрүең бер дә ошамый. Казаннан кайткач та, кыланып йөрергә дигән сүз түгел. Син безнең классташ, ә үзеңне әллә кем итеп тотасың!
Аңа калганнар да кушылды:
— Кем соң син?! Әллә кем булма, яме! 11ләр янында йөреп кенә бик үсеп китә алмыйсың ул…
Мин бу сөйләшүнең бик озакка китәчәген аңлап алган идем инде. Миндәге бөтен нәрсә аларның ачуын чыгара! Артык бәхәскә кереп тормыйча, сумкаларымны җыеп, әле мәктәп автобусы килгәнче дип урамга, әлеге дә баягы олы сыйныфлар янына футбол уйнарга чыгып китмәкче идем. Сумкама тыгылуым булды, кулым ниндидер хәшәрәт, йомшак, лайлалы әйбергә килеп тиде! Ут чаккандай кулны тартып алдым. Карасам, кемдер минем сумка төбенә череп, агып беткән алмалар тыгып куйган. Сыйныфташларым тәгәрәшеп көләргә тотынды! Минем күзләремнән ирексездән яшьләр акты, мин бернәрсә дә әйтә алмыйча катып калдым. Күзләремнән яшьләр ныграк аккан саен сыйныфташларым тагын да мыскыллабрак көлә. Үземне көчсез курсәтү минем иң зур куркуларымның берсе, яшь агызу гомумән хурлык иде. Мондый мөнәсәбәткә ни өчен лаек булуымны аңлап та бетермәгән хәлдә туктый алмыйча еладым. Аларга карата нәфрәтем чиксез иде…
Бөтен сыйныф миңа каршы чыкты, бары тик Миләүшә генә аларның фикерен уртаклашмыйча, мине тынычландырып йөрде. Миләүшә — кечкенә генә буйлы, миниатюр гына кызчык. Шулай ук бик нечкә күңелле кеше. Минем яклы булып йөрү аңа бер дә уңай түгел иде, билгеле. Аннан мин сыййныфташларымның, аяк киемемә су тутырырга җыенуларын белеп алдым һәм ниһаять бу хәлләргә нокта куярга булдым. Әләкләп йөрү яклы булмасам да, бу мыскыллауларны үзем генә җиңә алмасымны аңлап, сыйныф җитәкчебезгә сөйләргә булдым. Ул бик тә акыллы эшләде: барыбызны җыеп, сыйныф сәгате оештырды. Шунда без барысын да аңлаштык, алар минем, мин аларның хәленә кердем. Тик барыбер тиз генә гафу итә алмадым аларны, ләкин тора-бара бу каршылыклы хис тулысынча дустанә мөнәсәбәтләр белән алмашты.
Укуның беренче елы шулайрак үтте. Гомеремдә дә мондый хәлгә тарырмын дип уйламадым, ләкин бу проблемалар барыбызга да вакыйгаларга бер яктан
гына карау карау начар әйбер икәнен аңлатты. Әлбәттә, һәр як үзенчә хаклы булгандыр. Тик һәрнәрсәнең асылына төшенеп, аңлашу кирәк икәнлеген алар да, мин дә яхшы аңладык.
Сыйныфташларым белән беренче танышулар бик үзенчәлекле үтсә дә, торган саен безнең бәйләнешебез ныгый бара. Сыйныфыбызда бер бөтен букет сыман, бер-беребезне бизәп, тулыландырып яшибез. Бүген инде элек булган хәлләрне елмаеп искә алабыз. Мин беренче килгән елдан бирле староста ролен үтим, барысы да риза, бәхәсләшү турында уй да юк. Без барыбыз да бергәләп, бер класста үстек. Буйга да, әлбәттә, шәхес буларак та. Биш ел элек кайткан кечкенә, көчсез, нечкә күңелле Зәринә бары тик истәлекләрдә генә калган иде… Бөтен кызык хәлләр, күңелле мизгелләр, хәтта укытучылар да минем күңелемнең аерым бер почмагында урын алып торырлар. Тормышымның әлеге борылышы миңа чып-чын дуслар табарга мөмкинлек бирде. Һәм гомеремнең башлангыч чишмәсе бу елгага кушылып китүе өчен, мин язмышка чиксез рәхмәтлемен.