Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Тухфатуллина Гульмарьям Римовна
Страна: Россия
Город: с. Кильдебяк
Художественные переводы
Категория от 14 до 17 лет
Вакиф Нуриев. Летний снег

Вакиф Нуриев

Летний снег.

Так… Наденьте шубы. Сни-ма-ю! Только слушайте: не смотрите в объектив, как-будто увидели медведя в цирке! Говорите меж собой. А то подарка в конкурсе мне не видать. Фото должно быть прекрасным!

Решил я поучаствовать в конкурсе фотографий. Название-то какое! “Первый снег”!  Я решил  снимать это фото летом. Вот будет прикольно! В такую жару сфотографировать “Первый снег”. Так как я “немного” опоздал, придется в июне самому сделать снег. Что поделаешь? Сделаем! Проблема что ли? Вот смотри! Сколько тополиного пуха. Чем уступают натоящему снегу? Как и снег, кружатся в небе, такие же белые и пушистые. В прошлом году Тафкиль выиграл и со своей черно-белой фотографией “Первый снег”. Думаю, и мне повезет.

Ну что, готовы? Мавлетжан, бери пух, тьфу, снег в руки и готовься бросить его Саубану прямо в рот. А ты, Саубан, в свою очередь, ешь снег, ну претворяйся.

Стоп! Ну что это, Саубан? Какой нормальный человек надевает шубу на  майку! А ну-ка застегнись! Не масло. Не растаешь. Вот так! . Стойте. Снима-а-аю!

Стоп! Мавлетжан, братишка, что это? На голове у тебя огромная  шапка, наверх ты надел шубу, а на ногах что? Это же зима! Как ты можешь ходить в шлепанцах. А ну, иди домой и надень валенки! А ты, Саубан! Ну что это? Ты что, не можешь не потеть до того момента, как подойдет Мавлетжан. Сними шапку и проветривай волосы.

 А вот и Мавлетжан. Молодец! Быстро ты! Ну все. Все встали на свои места. Я снимаю!

Стоп! Мавлетжан, первый снег он какой? Конечно же, мокрый. Что будет под ногами? Если не знаешь, то знай: слякоть под ногами. И вот ты в этой грязи хочешь ходить в валенках, да? Если бы у тебя голова работала, то ты б хотя бы на валенки надел бы калоши. Все? Надел? Молодец! Улыбнитесь! Сни-ма-а-ю!

Стоп! Вон там бабушка с водой возвращается. Сейчас и её сфотографируем. Братишка, быстро беги домой. Принеси бабушке пальто или шубу чью-нибудь. Одной ногой тут, а другой дома. Быстро. Хорошо, что жаркий день, твои мокрые волосы быстро высушатся.

Бабушка, давай быстрее, тут уже почти весь пух разлетелся. Хочешь сфотографироваться в шпательном платье? Давай, вставай вот тут. Вот братишка принес тебе мамино новое пальто. Надень его.На голову — шапку. На плечи — коромысло. Вот так. Видишь? Вот снежинки кружатся. Не волнуйся. На фотографии они будут выглядеть как настоящие. Стоп! Что! Что-то есть на пальто? Моль съела? Пусть съедает.Да не волнуйся ты! На фото его не будет видно. Всё, вставайте! Что? Жарко вам? Ничего не могу поделать. Если не надеть эти шубы, то от приза мне не достанется и кончик. Сейчас, я быстро сниму. Вот птичка вылетит и все. Готовы? Снимаю.

Так! Мальчики! Так дело не пойдет. Тут бабушка стоит с двумя ведрами, а вы в снежки играете… Нет, нет. Не надо так. А ну-ка, давайте! Поднимайте оба по ведру воды. Вот так. Вы же тимуровцы! А ты, бабушка, стой и смотри на них. Что, Саубан, у себя во рту кашу варишь. Снимите пальто и просто как тимуровцы сфотографируемся? Ты надел шапку, но все равно, по ходу, солнце ударило тебе на голову. Ты вообще когда-нибудь видел тимуровцев, работающих летом? Они только зимой просыпаются. Снимаю!

 Стоп! Бабушка, то, что ты делаешь, не влезает в кадр. Самый лучший вариант тот. В котором я сниму вас по- отдельности. Что это случилось? Ой! Что-то с фотоаппаратом. Сейчас все сделаю и сниму. Ой, нет. Пленка сгорела, ну что ж поделаешь. Упустил я свой шанс. Снимайте все эти вещи. Невозможно ведь снимать на сгоревшую  пленку. На пленке белое и черное все будет как смола. Там все равно ничего не будет видно. Ладно, отправлю на конкурс какую-нибудь другую фотографию. Только вы как ни старались, не увидите свои фотографии.

 Бабушка, а ты не расстраивайся. Такие конкурсы будут еще. В марте будет конкурс “Первый дождь”. На эту тему сниму зимой. Ведь даже в январе дождь может лить как из ведра. В прошлом году ведь и на Новый год был  дождь. Если будешь жива-здорова, сфотогафируешься в шпательном платье.

Вакиф Нуриев. Җәйге кар.

Тәк, киегез туннарыгызны. Төшерәм. Тик ишетсен колагыгыз: циркта маймыл  күргәндәй, күзегезне чекерәйтеп, объективка карамагыз. Бер-берегез белән сөйләшкәндәй кыланыгыз. Югыйсә конкурста бүләк дигәнең тү-тү-ү миңа.Сурәт болай килде-китте чыкмаска тиеш. Исеме дә әтәч инде менә: “Беренче кар.” Бигрәк хикмәт бит, ә ? Миеңне кайнатырлык эсседә”Беренче кар”ны черт иттерәм.Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди. Чын кар яуганын көтеп утырсаң, бүләкне дә кызыл кар яугач алырсың. Конкурс октябрь башында була бит.Шуңа күрә карны июньдә “яудырырга”  туры килә инде.яудырабыз да без аны.  Карагыз менә бу тополь мамыкларына. Чын кардан киммени? Кар да кар. Болар да кар. Нәкъ шулай очалар, нәкъ шулай бөтереләләр.Былтыр Тәфкил үзенең “Беренче кар” дигән ала-кола фотосы белән дә җиңеп чыкты.быел асыл бәхет кошын мин каптырам.

  Җә, киендегезме? Мәүлетҗан, кулыңдагы мамыкны, тфү…карны ла. Сәүбәннең борынына җибәрергә әзерлән. Ә син,Сәүбән, авызыңа мамык тутыр ягъни кар ашаган булыпкылан. Төшерәм.

  Тукта!

Син нәрсә, Сәүбән? Кем инде майка өстеннән тун кия? Якаңны төймәлә хет. Май түгел- эремәссең! Менә шулай. Төшерәм…

Тукта!

 Мәүлетҗан! Энем, башыңда- бүре кадәрле бүрек. Өстеңдә — кайры тун. Аягыңа ник кимәдең? Чебиләреңә кадәрле күренеп тора. Кар өстендә кем яланаяк йөри? Хәзер үк аягыңа итек киеп чык. Ә син, Сәүбән, бүрегеңне салып,башыңны җилләтә торыр идең. Каравылчы Байтимер бабайның яңгыр суы тулган дегетле мичкәсенә чумган кебек булгансың. Фотоаппараттан “чыпчык очып чыкканчы” гына тирләмичә тора аласыңмы син, юкмы? А-а-а, маладис, энекәш, тиз йөрдең. Басыгыз! Төшерәм. Сәүбән, елмай. Авызыңа мамык тулса ни, барыбер елмай!

Тукта!

Мәүлетҗан, беренче кар нинди була? Җепшек була. Аяк асты нишли? Белмәсәң бел: лыҗырдый. Син шул ни арба, ни чана вакытында, аяк сөйрәмәслек пычракта киез итек белән йөрмәкчесең инде, ә? Олтаны яна башласа, нишләрсең? Башың булса,  итек өстеннән менә бу галошларны киеп куяр идең, ичмасам.  Кидеңме? Төшерәм. Тәк…

Тукта!

Мәүлетҗан, әнә әби судан кайтып килә. Хәзер аны да сезнең янга бастырам. Энем,өйдән әбигә дә берәр пәлтәме, тунмы алып чык әле.Бер аягың –тегендә, икенчесе монда булсын. Ә син, яшьти, Сәүбән, сиңа әйтәм: җилли тор.Әле ярый көне кыздыра,югыйсә ничек киптерер  идең тиргә баткан башыңны?

Тизрәк кил, әби, мамык очып бетә ич… карточкага төшәсең киләме? Шпатель күлмәгеңне киеп?.. шпателҗ күлмәктән аннары тшәрсең . хәзер тун киеп төш әле.Котың очмасын. “Чыпчык выңт итеп очканчы” төшерәм мин сине.Тунсыз булмый.  Юкса конкурстабүләкнең койрыгы да эләкмәячәк миңа. Әнә күрәсеңме, кар ява. Шикләнмә, әби, шикләнмә,һәрхәлдә, фотода кар булып күренәчәк улю.Мәүлетҗан үзеңә әнинең кыйбатлы тунын алып чыккан әнә. Әйдә, әби, чум шуңа. Бүрекне – башыңа, көянтәңне- җилкәңә. Булдымы? Төшерәм. Әби, чыраеңны сытма. Ни булды? Тунны көя турый башлаган?. . Тураса соң… Фотода күренми ул. Исең киткән икән. Төшерәм.

Тукта!

Болай булмый, малайлар! Әби бөгелә-сыгыла су күтәреп тора. Ә сезнең кул – кесәдә.койрык сыртта.гамҗсезрәк килеп чыга.  Алмашыгыз рольләрне. Мәүлет, Сәүбән,  сезнең икегезгә берәр чиләк су. Тимурчылар, ди сез. Ә  син, әби, аларга кар атып тор. Нәрсә, Сәүбән, авыз эчендә ботка пешерәсең?  Туннарны салып ыргытыйк та, тимурчылар булып кына төшик?.. Очлы башыңа бүрек элсәң  дә, кояш сукты ахры, сине.Җәй көне тимурчыларның берәр тапкыр күзеңә чалынганы  булдымы? Кар яугач кына уяна алар.

Төшер-р…

Тукта!

Әби, синең дә үзеңә су алып кайта торган малайларга кар атып каршы чыгуың мәктәп стенасына сыеп бетми. Иң яхшысы болай черт иттерәм мин сезне: малайлар су ташый, әби кар ашый. Әзерме?  Төшерәм.һоп!.. ни булды соң бу? Фотоаппарат кәҗәләнеп маташа. Пленкасы ычкынганмы шунда… Хәзе, айн момент. Тәк, ачам. Тфү, шайтан! Пленканы яндырдым бит. Соңгысы иде, каһәр! Салыгыз инде туннарыгызны. Очты чыпчык. Янган пленкага ничек төшерәсең ди. Ясаганда сумала төсле кап-кара була бит ул. Хәер. Боларны төшерсәң дә пленкада нәк шулай чыгар иде. Бу киребеткән тасма ак белән караны аера белми ул.Ак-кара, кара- ак булып чыга анда.

Тотам да шушы пленкадан гына чәпелдәтәм конкурска бер фото, карның үзен генә төшердем диярмен. Тик менә сез генә , күпме тырышып та, сурәтләрегезнекүрә алмыйсыз инде. Ә син кайгырма, әби. Мартта да була әле ул конкурс. Анысында “Беренче яңгыр” дигәнфото чүким. Кыш көне төшерәм, гыйнварда. Әнә бер елны Яңа елда чиләкләп койды . Исән-сау торсаң, шпатель күлмәгең белән генә төшәрсең.