Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
В.В Бианка «Хәйләкәр Төлке һәм акыллы Үрдәк » .

Көз. Хәйләкәр Төлке: “Үрдәкләр очып китәргә җыеналар.Елгага барып килим әле. Үрдэк белән туеныйм “- дип уйлый .

Төлке куак артына кача һәм дөрестәндә ,яр буенда бер төркем үрдәк күрә . Бер Үрдәк бөтенләй якын басып тора,куак янында борыны белән канаттагы каурыйларын чистарта .

Төлке Үрдәкне канатыннан эләктереп ала !

Үрдәк бөтен көченә ыргыла .Төлкенең тешендә каурыйлар гына ала . Үрдәк күтәрелергә һәм очып китәргә уйлый . Булдыра алмый . Канаты сынган була .

“Ах сине!- дип уйлый Төлке.- Котылдың….” Һәм бер нәрсәсез китә .

Төркем шаулаша да , канатларын күтәреп очып китә . Ә Үрдәк кала . Аңа сынган канат белән кая очарга ….Үрдәкләр очып киткәннән соң , ул елга бундагы камышлар арасына кача .

***

Кыш .Хәйләкәр төлке: “Күл туңды .Хәзер Үрдәк минеке , ул беркая да китә алмас : кая гына барса да карда эзе калачак , эзе буенча мин аны табам “ дип уйлый .

Төлке елгага килә –дөрестәндә : яр буендагы карда табан эзләре калган. Ә Үрдәк узе куак төбендә утыра, салкыннан бөтенләй кабарган.

Монда җир асыннан чишмә бәрә , бозга катарга бирми , җылы бәкедән пар чыгып тора.

Төлке Үрдәккә ташлана, ә Үрдәк боз астына качарга өлгерә .

”Ах сине!-дип, кала Төлке Үрдәк артыннан.- Батты бит…” Тагын бер нәрсәсез китә.

***

Яз. Хәйләкәр Төлке: “Елгада боз эри.Кыш салкын килде .Үрдәк суда каткандыр.Барып туңган үрдәктән авыз итим “.-дип уйлый . Килгәч ,Үрдәкнең куаклыклар астында йөзеп йөргәнен,исән икәнен күрә.

Үрдәк,кыш көне, Төлкедән боз астына кача , ярның икенче ягыннан йөзеп чыга:анда да чишмә бәреп торган урыны катмыйча калган була .Ул шулай кышлый . Ашарына су астыннан таба,ә суыктан һәм Төлкедән боз астына качып котылып кала иде. Бик авыр булды аңа …. “Ах син! … дип уйлый Төлке . Тукта. Мин сине барыбер куып тотам . Хәзер үк синең артыңнан суга ташланам …”-дип, уйлап куя Төлке.

Үрдәк:” Юкка тырышасың! “-дип кычкыра да , очып та китә. Кыш буена аның канатлары төзәлә һәм яңа каурыйлар үсеп чыга.

Гильметдинов Данияр Наилевич
Страна: Россия
Город: Мензелинск