Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Усал малай»

                                                                               Усал малай

  Укытучылар көне…Бүген барлык укытучылар да матурдан – матур күлмәкләрен  киеп, бераз булса да бизәнеп, яңа прическалар ясатып килгәннәр. Укучылар аларның кайберләренә бүген хәтта бераз сокланып та карап куйгаладылар.Өлкәнрәк яшьтәге укытучылар ни өчендер бик бизәнеп йөрмиләр, кирәксенмиләрме соң шунда. Ә менә бүген аларның һәммәсе  ничектер яшәреп киткән  төсле .

  Татар теле дәресе .Укытучы апа яңа тема аңлатканнан соң, мине такта янына чакырды.Теманы үзләштергәнме, янәсе. Күнегүне эшләп бетердем дә аңлата башладым. Шулвакыт әкрен генә ишек шакыдылар һәм бик матур розалар бәйләме тоткан, буе ике метрлар тирәсе булган, көләч йөзле егет ишекне ачты да: ”Илмира Галиевна, керергә мөмкинме?”-дип рөхсәт сорады һәм кереп ,укытучыбызны кочаклап алып, зур  чәчәк бәйләмен тоттырып, бәйрәм белән котлады. Кечкенә буйлы укытучыбыз, аның янында тагын да бәләкәйләнеп күренде. Ул әлеге егетнең аркасын чәбәкләп:”Әй , Илнур,бик зур рәхмәт үзеңә.Һәр елны   килмичә, бәйрәм белән котламыйча калмыйсың”,-дип май кояшы шикелле елмайды.Чыннан да,мин бу егетне өченче  ел рәттән килгәнен үз күзләрем белән күргәнем бар.

  Ул егетнең хәлләрен сорашты. Егет:” Илмира Галиевна, әгәр орышмасагыз,мин арттагы партада  утырып, дәрес тәмамлануын көтәрмен.Тәнәфестә туйганчы сөйләшербез. Сезгә сөйлисе яңалыкларым шактый күп,”- диде.Укытучыбыз рөхсәт итте.

  Икенче рәттә утыручы  тиктормас,”икеле капчыгы” (начар укыганга шундый кушамат тактык үзенә) Ринат түзмәде:”Апа, ә бу абый кемегез була-а-а?”-дип сузып сорады.

  Илмира Галиевна бер егеткә,бер Ринатка карады да, аның шикелле сузыбрак: ”Бииик тә беләсегез киләме?”-дип сорауга сорау белән җавап кайтарды. Без барыбыз да : ”Әйе!”-дидек.Укытучыбыз бераз уйчанланыбрак китте дә:”Бу минем бик тә яраткан,үз баламдай якын иткән укучым,элеккеге сыйныфымдагы иң усал малаем”,-дип җавап бирде дә Илнур абыйга карап елмайды. Ул да елмаеп тора иде.Ринат тагын: ”Усал булса да шул малайны яраттыгызмы?”-диде. ”Әйе,чөнки ул гел дөресен сөйли, дөреслек өчен сугыша, шуның өчен,  хәтта башкаларны яклап, укытучылар белән бәхәсләшә ,яшь укытучылар анардан бераз шүрләп тә куя иде”,  -дип җавап бирде.

  Шулвакыт арттан Илнур абый кулын күтәрде дә:”Илмира Галиевна,мин сөйлә-сәм ярыймы?”-дип сорады. Апабыз рөхсәт итте.

  “Без 6нчы сыйныфта укыганда, Илмира Галиевнаны  сыйныфыбыз җитәкчесе итеп куйдылар.Сыйныфыбызда 4 кенә кыз,калганнары малайлар иде.Моңа кадәр озын тәнәфесләрдә  сыйныфта , коридорда чабышып йөри идек, ә ул  беркөнне шашкалар күтәреп килгән.”Балалар ,кайсыгыз уйный белә ?”-ди. Әлеге укытучы-бызга кадәр ,сыйныфта гомердә дә  укытучыбызның тәнәфестә безнең белән утырып уйнаганын  хәтерләмим .

 Өйдә әти белән еш уйнаганга ,мин  шашка уйный белә идем.Ул көнне мин барын да җиңдем.Укытучыбыз үземне мактады. Өйгә кәефем күтәрелеп кайтты.Моңа кадәр мине тәртип бозасың, сугышасың, начар укыйсың дип  һәр дәрестә , көн дә оршып торалар ,еш кына әти –әниемне мәктәпкә чакыралар, тәртибем өчен  гел директор , завуч кабинетына да керттеләр иде. Укытучыларның кайбер укучылары яклавына, яхшы укучылар тәртип бозса да, өй эшләрен эшләми килсәләр дә, аларга берни әйтмәүләренә дә эчем поша , башкаларны яклап сугышканда да  гел мине гаепләүләренә дә  ачулы идем мин. Хәтта кайвакытта бернинди гаебем булмаса да , мине гаепле итеп калдыралар иде.Төрле чараларда да сирәк катнаштырдылар. Мин инде үзем дә  шуңа ияләштем ,бернигә дә исем китми башлады. Моңа  да, кирәксә – кирәкмәсә дә еш кисәтү ясауларына  да,  искиткеч ачуым чыга  һәм мин үз –үземне яклап , я сугыша ук башлыйм, я пырылдап,ачуым басылганчы , коридорга чыгып китә   идем . Әлегә кадәр  минем тормышым гел бер көе ,үзгәрешсез генә барды. Ә бу яңа сыйныф җитәкчебез мине бер дә күз уңыннан ычкындырмый.

   Көннәрдән беркөнне апабыз сыйныфка керде дә:”Балалар,сыйныфлар арасында флешмоб бәйгесе булачак.Барыгызга да катнашырга туры киләчәк”,- диде. ”Миндәме?” — дип сорадым. ”Әйе, син дә,Илнур ,- диде ул.- Дәрестән соң,барыгыз да калырсыз.Музыка да сайларга кирәк , бию элементларын да карарбыз”-дип тә өстәде.

 Мин биергә яратам,телевизордан “Танцы”дигән шоуны караганнан соң, өйдә көзге янында да, апам белән дә узыша – узыша бии идек. Тик бу хакта сыйныфташларым белми, чөнки алар нидәндер минем белән дуслашырга курка,ә кайсыберләренең әти – әнисе минем белән дуслашырга кушмыйлар: ”Усал , тәртипсез малай ул. Аның белән уйнама ”,-  дип үзем янында ук әйткәннәре булды.Минем дусларым үзе күп иде.Әмма миннән өлкәнрәкләр. Алар мине  начарлыкка өйрәтмәде.

  Дусларыма карап, спорт белән: футбол, волейбол , штанга күтәрү белән мавыктым.

 Инде киредән биюгә кайтыйк.Без дәресләрдән соң, сыйныфыбызга җыелдык.Мин артка барып бастым ,калганнар утырган. Укытучыбыз музыка куя да фикерләре-безне сорый, музыка куя да фикерләребезне сорый. Менә ул минем яраткан музы-камны куйды.Түзмәдем, артта, аска гына карап, очынып – очынып  бии башла-дым. Сыйныфташларым да, укытучыбыз да исләре китеп мине карап тордылар.Музыка тәмамлангач,укытучыбыз:”Афәрин,Илнур! Ай-һай ,оста биисең икән! Ник талантыңны яшереп ятасың. Әйдә , флешмобны  нәкъ менә шушы биюең белән башлап җибәрик . Ә аннары сыйныф белән бергә тагын бер бию оештырыйк ,- диде.  Шулай эшләдек тә.Сыйныфыбыз беренче урынга лаек булды.Биюдән соң, директорыбыз барлык укучылар каршында, беренче тапкыр мине мактады.Уңайсызлансам да, миңа рәхәт иде.

 Аннары сыйныфыбызга  Яңа ел бәйрәмен оештырырга куштылар. Сценарий  таптык, мин – төп рольдә. Ролемне әйбәт башкарган өчен бу юлы мактау грамотасы белән бүләкләделәр.Шуннан соң инде мине мәктәптәге , райондагы  башка  чара-ларга ала , катнаштыра башладылар.

Укуым уртача барса да, мәктәптә миңа карата барысының да  карашлары яхшырды. Әти – әнием, хәтта әби – бабам да минем өчен шатланып туймадылар.  Ләкин мин  дөреслекне яклап тавыш куптаруларым гына киметмәдем.Төрле хәлләр булды. Сөйләсәң ,бик күп.Минем аркада ,мине  яклап сүз әйткәннәре өчен Илмира Галиевнаны да еш кына тирги иделәр.Ул үзе дә дөреслекне ярата ,шуңа мин хаклы булганда , мине яклый иде. Мин башкаларга сөйләмәгән серләремне дә аңа сөйли, аның белән уртаклаша, киңәшләшә башладым.

 Тагын бер вакыйганы сөйләмичә калдыра алмыйм.9 нчы  сыйныфта укыганда безнең класска яңа  кыз килде.Башкалар  белән уртак тел тапса да, миңа гел игътибар итми.Ә ул кыз миңа ошый.Тагын ачу килә башлады. Иртән мәктәпкә иртүк киләм дә, партасын астын өскә әйләндереп куям, я берничә партаны өеп ,”баррикада ”ясыйм. Руфинә (кызның исеме шулай) килә дә аптырап карап тора, аннары дәшми –тынмый парталарны урнаштыра. Сыйныф җитәкчебез моны күреп алды да, барыбызны да каты итеп орышты. Бигрәк тә безгә, егетләргә, кызларга булышмаган өчен эләкте. 

   Әле тагын берничә тапкыр шулай иткәч,укытучым хәлне сизеп алды. ”Илнур, Руфинәнең партасы өстенә “барррикадалар”ясаганнар, зинһар ,син аңа   парталарны урнаштырырга  булыш әле. Сыйныфта син көчлерәк бит”,- диде.

 Ә аннары чыгарылыш кичәсе җитте, вальс биегәндә мине Руфинә белән парлап бастырды. Менә шуннан соң без аның белән дуслаштык.

 Мәктәптән соң,билгеләрем уртача гына булганга, районыбыздагы колледжда шофер һөнәре үзләштердем. Армиядә хезмәт итеп кайттым.Шофер булып эшли башладым .Иске генә” КамАЗ”да эшләдем. Еш ватыла,ремонтларга запас частьлар юк. Минем белән укыган егет – кызларның күбесе институт тәмамлап , җылы урында,югары зарплата алып эшлиләр.

   Беркөнне утырып уйладым да мин дә укырга керергә булдым.Имтиханнарга әзерләнергә әлеге дә баягы Руфинә булышты.Институтка  быел кердем.Заочно укыйм. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәре булып эшли башладым.

 Менә шулар турында Сезгә сөйләргә теләгән идем,Илмира Галиевна. Әгәр дә Сез мине вакытында күреп алмасагыз, ихтыяр көчемә ,үземә һәм башкаларга ышаныч тудырмасагыз, белмим , мин нинди юлдан киткән булыр идем.Чыгарылыш кичәсендә һәр укучыга аерым – аерым теләкләр теләгәндә миңа:”Теләгең булса, Илнур,син әле институтка да керә алачаксың,синнән бер дигән    җитәкче дә чыгачак ”,-дигән сүзләрегез мине гел  ашкындырып торды.Менә мин Сезнең иң усал укучыгыз,Сезнең ышанычыгызны аклый алдым дип  әйтергә,үземнең шатлыгымны уртаклашырга килдем.Бик зур — бик зур рәхмәт Сезгә, укытучы апам!” –дип тагын бер кат кочаклап алды.

 Укытучыбызның күзләре яшьләнде:”Мин синең белән горурланам, минем яраткан усал малаем”,-дип җавап кайтарды ул.

  Без тын да алмыйча аларны тыңлап,карап утырдык.Анннары укучыбыз яшьләрен сөртте дә: “Укучыларым, теләгегез булса, сез дә Илнур абыегыз кебек хыялыгызга  ирешә алачаксыз. Ихтыяр көчегез һәм теләгегез генә булсын,” –диде.

   Шулвакыт тиктормас ,”икеле капчыгы”Ринатыбызга күзем төште.Ул иягенә таянган килеш , хыял диңгезенә чумган иде.

 

 

Адиля  Мусина,

Әлки муниципаль районы

Нәби Дәүли исемендәге

Базарлы Матак гимназиясенең

10 нчы сыйныф укучысы

 

Мусина Адиля Маратовна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 23.04.2004
Место учебы: МБОУ Базарно- Матакская гимназия имени Наби Даули
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Район: Алькеевский
Город: деревня Новые Ургагары