Борын-борын заманда бер матур урманда керпе яшәгән. Аның өе булмаган, шуның өчен ул кайда килсә, шунда йоклаган. Көннәр буе бер урыннан икенче урынга күчеп тәгәрәп йөргән. Ләкин матур көннәр озак булмый .
Менә яңгырлар ява башлады .Ул кая яшереним дип бер агачтан икенче агачка, бер кауктан икенче куакка барып сугылып тәгәрәп йөргән. Иң яхшысы агач төбе булып чыкты. Аның өстенә әкрен генә җилдә тирбәләнеп яфраклар коелган. Керпе яңа дусларына бик сөенгән , алар белән исәнләшкән. Яфраклар исә аңа дуска сөенеп аны яңгырдан саклаган.
Шулай итеп крепенең яхшылыгына яхшылык белән җавап кайтарганнар.
Ул керпе хәзер дә исә ул урманда яши. Ә яфраклар аны җил-давыллардан саклап, кыргый җәнлекләрдән качырып торалар ди.
Кыш һәм аю
Борын-борын заманда әйткән ди аю әтәчкә.
-Әтәч,дустым, минем бигрәк кышны күрәсе килә. Кыш килгәч мине уят әле.
Менә кыш җитте. Әтәч аюның үтенечен үтәде.Аю кышны күргәч аны бик ошатты. Бөтен җир ап-ак иде. Карны ашарга ярый дип аны ашап карады.Ләкин тамагы аврта башлады. Тәпиләре өшеде.Авырый башлагач кыш аюга ошамады.Һәм ул ояга кереп йоклады. Шушыннан бирле аюлар кышын һәрвакыт йоклыйлар. Язын гына уяналар ди.