«Бар гүзәллек синдә, урман!»
Урман ул матур да, файдалы да. Белгәнегезчә, урман безгә күп нәрсәләр бирә икән. Кеше урманнан башка яши алмый.Гөмбәләр,җиләкләр, чикләвекләр, хайваннарның итен кеше азык итеп куллана; агачтан җиһазлар, кәгазь ясыйлар, йортлар, корабльләр төзиләр; дару үләннәрен медицинада файдаланалар; җәнлекләрнең тиресеннән өс киеме тегәләр. Урман һавасын сулау үзе бер шифа.
Бу урманның әһәмияте бик зур.Мәсәлән, кешеләр өчен ял итү урыны, даруханә, җылылык, төзү материалы чыганагы, үсемлекләр, хайваннар өчен йорт. Урман — ул һаваны, сулыкларны, туфракны саклаучы, сулый торган һавабызны чистартап, фильтырлаучы. Урман дымны саклый, ул — кислород һәм озон чыганагы да. Белгечләр бер гектар урман бер сәгать эчендә ике килограмм углекислоталы газны йота, дип саныйлар. Ул агулы матдәләрне, авыр металларны үзенә ала. Урманда тузан юк, чөнки бер гектар чыршы елына 32 тонна «тузан йота».
Урманда һәр нәрсә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, урман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Сирәгәеп баручы агачлар, кошлар да мине уйлануга этәрә. Бу агачлар, үсемлекләр, кошлар һәм җәнлекләр Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч яный! Юкка чыгулары бар! Урманда учак ягу, чүп –чарлар калдыру да урманнарны югалтуга китерә. Ә кем урманнарны сакларга һәм аны үстерергә тиеш? Киләчәк турында кем уйлый? Әлбәттә, без кешеләр! Урман – тиңсез хәзинә!
Табигать – ул безнең тормышыбыз. Без анардан башка яши алмыйбыз, шуңа күрә аны сакларга кирәк. Һава һәм сулар пычрана, табигать төрле радиактив мәтдәләр белән агулана һәм урманда җәнлекләр кими, ә елгада балыклар аз кала. Без кошларның тавышларын, урманны, чәчәкләрне яратабыз. Әйдәгез, кешеләр, табигатьне саклыйк!
Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.
Туган ягыбызда урманнар бик аз кала. Аңа бик булышырга кирәк. Без ел саен урманга экскурсиягә барабыз. Анда бик матур, саф һава, тыныч. Шуңа күрә анда чүп-чар калдырырга, агачларны сындырырга ярамый.
-чүп калдырырга;
-ут, учак яндырырга;
-кошлар оясын туздырырга;
-җиләк-гөмбәләрне таптарга;
-белмәгән гөмбәләрне җыярга;
-агачларны сындырырга ярамый
Шуңа да табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Кешеләр табигатькә беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар.Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатында Кызыл китап булдырылган.