Көннәрдә бер көнне, бер урман аланында Шурәле,Су анасы һәм Батыр очраша.Күрү белән алар бер берсен ошатмыйлар һәм алар арасында каршылык килеп туа.Сүзне беренче итеп урман аланнары буенча үтеп барган Шурәле башлап җибәрә:
-Нишләп йөрисез сез минем урманымда?
Су анасы мона гаҗәпләнеп җавап бирә:
-Нидән әле урман синеке,әллә ул минекедер?-дип ,Шурәлегә җавап кайтара.
-Синеке!?-дип, җирдә көлеп тәгәри башлый.Көлеп үләм хәзер,ничек инде ул синеке булсын,син бит суда яшисен,ә менә мин чын “Урман патшасы”.
Мондый хәлне күреп Батырның ачуы чыга һәм ул да эндәшмичә тора алмый һәм әйтеп куя:
-Урман ул минеке дә,Шурәленеке дә,Су анасыныкы да түгел-ул ,уртак җир һәм аны үзебезнең арада бүлергә ярамый.
Шурәле:
-Ничек инде бүлеп булмасын?Була!Тик бер җиргә ике патша хуҗа була алмый,ул берәунеке генә була ала.Әйдә,Батыр,син бик акыллы идең ,минем матур бармакларымны бүрәнәгә кыстырып калдырган чакта,хәзер дә яхшы фикер уйлап табырсың дип уйлыйм.
Батыр моңа аптырамый һәм аларга истә калырлык дәрес укытып күрсәтергә яхшы мөмкинлек икәнен аңлап ала:
-Әлбәттә,мин инде ничек бүлүне уйлап куйдым,тик сез аның белән бер сүз дә әйтмичә риза буласызмы?
Су анасы һәм Шурәле үз җиңүләренә ышанып,шартларны ишетмичә генә ризалашып куялар.
-Әйдә әйт шартыңны,без риза,тик барысы да гадел булырга тиеш,әллә син безне ялганлап урманны үзеңнеке итеп куярсың-дип өстәп куя Су анасы.
-Борчылма ,Су анасы,барысы да куелган шартлар буенча үтәләчәк.Минем фикерем мондый,һәр беребез нинди дә булса бер бирем уйлап табарга тиеш һәм бөтенебез аны үтиячәк,кем яхшырак үти ,шул биремнең җиңучесе була.Кем барлык уенда җиңеп чыга,шул “Урман патша”сы булачак.
Су анасы белән Шурәле урман тирәсендә яшәгәч,урман якларын яхшырак белгәч биремнәрне үтәү җиңел булыр дип уйлыйлар,шуннан беренче биремне кем бирә дигән уйга баталар,Батыр моны күреп ала һәм Шурәлегә бирем бирергә куша.Шурәле башта ниндиерәк бирем бирергә микән дип уйлый һәм уйлап бетергәч болай дип әйтә:
-Урман бик куе һәм дәү,тик урманны яхшы белгән генә андагы иң матур агач нинди икәнен белә .Шуна курә минем биремем шушындый булыр,урмандагы иң матур,хуш исле агачны табырга.
-Ярар ,Шурәле,бу бик яхшы бирем,тик аны үтәү өчен вакыт кирәк,шуңа күрә иртәгә агачларыбыз белән шушы вакытта,шушы урында очрашырбыз-дип җавап бирә Батыр.
Су анасы белән Шурәле моңа ризалашалар һәм алар таралыша.
Икенче көн.Шул ук аланда.Беренче итеп сүзне Су анасы башлап җибәрә:
-Мин Шурәле бу биремне биргәч,аны ничек үтәрмен микән дип борчылдым,тик чишелешне таптым һәм иң хуш исле,яшел тәңкәле яфраклы каен агачын алып килдем.
Шурәле:
-Мин урманадагы һәр бер агачны беләм һәм хич шиксез урманның иң матур агачы ул каен түгел,ә нарат агачы.Аның иң матур агач икәнлеген берәү дә кире какмас.
Шушы сүзләрне әйткән арада ,алар Батырның кулында да,артында да берни дә булмавына күз салалар.Су анасы:
-Нэрсэ,Батыр?Син авылда яшәгәч урмандагы нинди агач барлыгын да белмисең мәллә?
-Әлбәттә беләм,Су анасы,тик мин сезнең кебек агачны кисмәдем,ә шушы аланда үскән агачны гына күрсәтәсемне уйлап килдем.Сез бит агачны кисеп ,аның гомерен өздегез,тиздән ул агачларның яфраклары корыр һәм алар инде элеккечэ матур булмаслар.Ә мин утынга агач алып кайтканда да, яшәп утырганын кисмим,егылган һәм корыган агачларны гына алам.Чын “Урман патша”сы урманны үтерергә түгел,ә аны киресенчә яшәртугә омтылырга тиеш.
Су анасы һәм Шурәле урманга зыян ясаганны аңлыйлар һәм беренче ярышның җиңүчесе дип Батырны таныйлар.
Икенче биремне бирү Су анасына төшә:
-Минем биремем шушындый ,елгадагы иң матур балыкны алып килү.
Бирем әйтелгәннән соң, алар киләсе көнгә шул ук урында очрашырга дип уйлашалар.
Өченче көн.Сузне беренче булып Шурәле башлый:
-Мин елгага бик еш бармасам да,андагы иң матур балык алтын балык икәнен беләм,-дип алтын балыкны чыгара.Су анасы ,э син нинди балык алып килдең?
-Мин елгадагы иң матур балыкны, щуртанны алып кидем,аны һәр бер балыкчы тотырга хыяллана,-дип Су анасы алып килгән щуртан балыгын ч
бер балыкчы тотырга хыяллана,-дип Су анасы алып килгән щуртан балыгын чыгара.
Үлемнәре ерак булмаган балыкларны күреп,Батыр тизрәк әйтеп куя:
-Мин гади кәрәс балыгын алып килдем,тик минем балыкларым чиләктәге суда,ә сезнеке судан башка үлә бит.Шурәле,син балыгыңны минем кәрәсләрем янына җибәр,ә син,Су анасы,щуртаныңны икенче сулы чиләккә сал.Аларга судан башка бик начар.
Шурәле белән Су анасы җиңүне тагын Батырга бирәләр.
-Соңгы биремне инде мин бирәм.Минем биремем урмандагы иң матур тавышны табудан тора.
Шурәле,Су анасы һәм Батыр тагын бер шул ук урында очрашырга алдан сөйләшеп куялар.
Дүртенче көн.
-Мин иң матур тавыш бакада дип саныйм.Аларның бакылдашуын халыкта матур итеп” бака туе” дип атап йөриләр,-шулай диеп Су анасы баканы чыгара.
-Син чынлап бака алып килдең мәллә?-дип Шурәле эче катып көлә башлый.Баканың тавышы матур мени?Менә сыерчык тавышы ичмасам матур инде,-дип ясалма келәттәге сыерчыгын күрсәтә.
-Син берни дә алып килмәдең мәллә,Батыр?-дип Су анасы Батырга эндәшә.
-Әйе,мин чыннан да берни дә алып килмәдем,тик сез тавышланмыйча гына искиткеч җил тавышын тыңлап карагыз әле,ул ничек итеп агач башларындагы яфракларны кетекләп матур тавышлар чыгара.
-Чыннан да нинди матур тавыш!-дип Шурәле аптырап куя.
Соңгы уенның да җиңүчесе Батыр була.Һәм ул бар уенның да җиңүчесе булып “Урман патша”сына әверелә.
Су анасы белән Шурәле ,Батыр аларны урманнан куса кайда яшәрбез инде дип борчыла башлыйлар,тик Батыр аларны куырга җыенмый һәм аларны юатып куя:
-Мин сезне бер кайда да кумыйм,тик сез шуны аңларга тиеш,без урманны аерымлап саклап кала алмыячакбыз,шуңа курә дус булып,аны саклауга бар көчебезне юнәлтергә тиеш.Сез минем белән ризамы?
Су анасы һәм Шурәле башларын селки-селки ризалаша һәм шул вакыттан урман уртак җиргә әверелә.