Мин кечкенә шәһәрдә яшим. Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан Минзәлә шәһәрендә 17 меңләп кеше яши. Шәһәремнең бай тарихы бар. Бездә кайчандыр Пугачевлар гаскәре дә булып узган, патшабикә Екатерина II нең дә эзләре саклана. Шәһәр хакимияте тарих эзләрен чагылдыручы биналарга реконструкция ясап үткәнебезне бүгенге көн буыннар өчен саклап тора. Соңгы арада шәһәребез искиткеч зур үзгәрешләр кичерде. Берсеннән – берсе матур йортлар, сәүдә үзәкләре төзелде. Спорт корылмалары турында әйтәсе дә юк! “Олимп” теннис корты, “Юбилейный” спорт комплексы, “Юность” дип аталучы боз сарае шәһәр кешеләренең яратып йөри торган урыннарына әверелде. Җәй көннәрендә шәһәребезгә килүче кунаклар бездәге гүзәллекне күреп хәйран калалар. Шәһәребезнең урамнарында күз явын алырлык купшы чәчәкләр үсеп утыра. Үзәктә чәчәкләр патшасы розалар хакимлек итә. Шәһәр башлыклары халыкны матурлыкны күрә белергә, сакларга чакыра. Моннан 4-5 ел элек шәһәр хакимияте халыкны тагын бер матур эше белән сөендерде. Бөтен кеше дә яратып йөри торган “Лесная” дип аталучы чишмә бар бездә. Алтын куллы осталар чишмә янында берсеннән-берсе матур әкият сыннары ясап урнаштырды. Бирегә килүчеләрне Тукай әкиятләрендәге Шүрәле колачын җәеп каршы ала. Ә түбәндәрәк, чишмә суы аккан урында, алтын тарагы белән чәчен тарап Су анасы утыра. Яңа тормыш юлына аяк басучы яшьләр чишмә янына килеп йозак элеп китәләр. “Минзәлә”редакциясе хезмәткәрләре чишмә янын карап-тәрбияләп торалар. Ә көннәрдән-беркөнне чишмә янын тагын да ямьләндереп биредә зәңгәр чыршылар утыртып куйдылар. Соңрак бу чыршыларны ерактагы бер питомниктан, тамырларын имгәтмәс өчен саклык чаралары күреп, зур “КамАЗ” машинасына төяп алып кайтулары ачыкланды. Чыршылар метр-метр ярым биеклектә иде. Шәһәр халкы моңа бик сөенде. Бигрәк тә балалар үз итте чыршыларны. Бер килүебездә чыршыларга матур уенчыклар элеп куелган иде. Икенче килүебездә без дә үз кулларыбыз белән ясаган чыршы уенчыклары алып килдек. Өченче килүебездә кечкенә энем чыршылар янына басып яңа ел шигырьләре сөйләде. Безгә бик күңелле булды. “Нинди рәхимле кешеләр утыртты икән бу чыршыларны?” — дип шаккатты әти-әниләребез. Зәңгәр чыршылар минзәләлеләр өчен кадерле кунакка әверелделәр. Без ял көннәре җиткәнне түземсезлек белән көтеп ала башладык. Чөнки чыршылар көннән-көн купшылана бара иделәр. Чыршылар янына йөрергә сукмаклар да салынды. Яңа ел бәйрәме алдыннан ,чираттагы ял көне җиткәч , гадәттәгечә,бушаган су савытларын алып чишмәгә киттек. Күңелдән генә чыршы белән булачак очрашуга әзерләндек. Энем бертуктаусыз шигырьләрен кабатлый, ә мин уйларым белән чыршыдагы уенчыкларны барлыйм. Машинабаз җай гына чишмә янына килеп туктады. Без, этешә-төртешә, машинанадан төштек тә яраткан чыршыларыбыз янына йөгердек. Ләкин безнең шатлыгыбыз озакка бармады, аптырап туктап калдык. Бу ни хәл? Чыршылар кая киткән? Зәңгәр чыршылар урынында киселгән агач төпләре генә утырып калган иде. Тирә-якта чыршылардан төшеп калган уенчыклар аунап ята. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел! Кемнең кулы күтәрелгән? Нинди рәхимсез кешеләр булган монда? Энем кычкырып елый башлады. Минем дә күзләремнән тыелгысыз булып яшләр акты. Без, урыннарыбызга кадаклап куелгандай, бик озак басып тордык. Әтиебезнең су савытларын тутырып безнең янга килүен сизми калганбыз. Аның: “Кабахәтләр!”-дип әйтүен ишеткәч кенә аңыбызга килдек. Әтиебезнең йөзе ап-ак, иреннәре калтырый иде.“Ерткычлар!”-дип кабатлады ул. Авыр тойгыларга төренеп өйгә кайтып киттек. Мин юл буе чыршылар турында уйланып кайттым. “Дөньяда бер генә начар эш тә эзсез югалмый. Яхшы эшләр кешенең үзенә яхшылык булып әйләнеп кайта, начар эшләр- начарлык булып“,- ди минем әнием. Бу начарлыкны эшләгән адәмнәрне кеше дип атарга тел әйләнми. Бу вакыйгалардан соң берничә ел үтте. Ләкин мин бу хәлне оныта алмыйм. Күз алдымда һаман киселгән чыршы төпләре. Алар ыңгырышып, сыкрашып кешеләргә мөрәҗәгать итәләр төсле.
— Их сез, кешеләр! Табигатьне корытырга ничек кулыгыз күтәрелә? Ни өчен сез үзегез турында гына кайгыртасыз? Без бит бирегә озын юллар үтеп килдек, яңа шартларга ияләшер өчен күп көч сарыф иттек. Без берничә дистә ел буена сезгә, балаларыгызга шатлык бүләк итәр идек. Табигатьне кислородка баетыр идек. Нишләдегез сез? Ни гаебебез бар иде? Туктагыз! Акылыгызга килегез! Үзегездән соң яшәячәк буыннарны матурлыктан мәхрүм итмәгез! Сез бит-КЕШЕЛӘР!!!