Принято заявок
1468

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Урланган балачак

Әбем сөйләгәннәрдән безнең авыл шундый матур урынга урнашкан.Нәкъ әкияттәгечә :урман үзәгендә тормыш кайный. Ул мәгърүр Кылыч таулары дисеңме ,җәелеп киткән хатфә үләнле җәйләүләре дисеңме,әле ерак түгел Димескәй елгасы агып ята. Әти безне атка утыртып болынга җиләк җыярга алып бара иде. Җәй көннәрендә шул җәйләүләрдә әтием һәм туганнарым белән җиргә ятып җиләк җыйганнар ,су коенып,балык тотканнар әле һаман да хәтердә саклана. Ерак түгел ике агач арасына атынгычта атынуы гына ни тора иде шул.Менә шундый матур бала чагым, кинәт асты өскә килгәндәй булды!

Сугыш…бу сүздә күпме афәт. Кешелек барлыкка килгәннән бирле сугышлар булып торган, әмма Бөек Ватан сугышы күңелләрдә мәңге бетми торган яра салганнарның берсе.Ул вакытта миңа 11 яшь иде.

Кояшлы җәйге көн. Әтием Гайнулла абыйны, сеңлемне һәм мине атка утырып без бүген Сабантуйга барабыз, шундый татлы хыяллар белән канатланып, яңарак дигән, чалбарымны, абыйдан калган күлмәкне барлап куйдым.

Минем әти- колхоз җитәкчесе . Аның шәп чаптар аты бар. Әмма… хыяллар пыяла ватыклары кебек чәлпәрәмә килде. Безнең илгә немеч дигәннәре сугыш башлаган икән. Без кечкенә булсак та, зурларның елауларыннан, сөйләшүләреннән яман нәрсә икәнен аңладык. Сеңлебез генә уйнавын дәвам итте.

1941 елның июнь иртәсен бик бүгенгедәй әле хәтерлим, минем күңелемдә авыр хатирә булып сакланып калды ул. Кояшлы һәм аяз көн иде ул, күктә бер болыт әсәре дә юк. Кәефләр дә күтәренке. Ул чакта без сугыш башланганын белми идек әле, нигәдер күңел тыныч түгел иде ,түземсезлек белән әтинең эштән кайтуын көтәм. Олы яктагы тәрәзәдән күземне дә алмыйм ,бер-бер хәл булмады микән дип уйлыйм. Өйдәгеләргә игътибар да итмим , бары уйларым белән үзем генә сөйләшәм.

Ниһаять,мин бик озак көтеп алган әтием дә кайтып җитте. Аның йөзендә ниндидер җитди уйлар, тирән сагыш. “Балалар, сугыш башланган, сабан туйга барып булмый әле. Сез өйдә калып торыгыз, ә мин сеңлегез Айгөлне алып кайтам”, — дип чыгып китте. “Сугыш” дигән шомлы сүзне мин беренче тапкыр шул вакытта ишеттем. Берничә көннән әтинең дә сугышка алынуы турында хәбәр килде. Әни аңа әйберләр хәстәрли башлады.

Без әтине озатырга Бөгелмә вокзалына ук бардык. Әти сеңлемне күтәргән, мин әти янәшәсендә барам, абый әтинең букчасын аркасына аскан.

Әти безгә киңәшләрен бирә:»Йортта сез төп көч булып каласыз, әниегезне, сеңлегезне саклагыз, ә без җиңү белән кайтырбыз» — диде. Безгә озак кына карап торганнан соң әти барыбызны да кочаклап саубуллашты. Шунда мине кысып-кысып кочаклаганы истә калган. Мин тыела алмадым кычкырып ук елап җибәрдем. Әти белән озак вакыт аерылыша алмый тордык, аның чалбар балагына тагылып бардым. Озак та үтмәде Бөгелмәдән поезд кузгалып китте… Мин җиргә ятып ,җирне тырмап үкси-үкси елаганымны бүгенгедәй хәтерлим. Әнием мине бик озак тынычландырды:

-Улым ,әтегез җиңеп кайтачак ,менә күрерсез –дип аркабыздан сөйде.

Шушы көннән соң бөтен тормышның авырлыгы әниебез җилкәсенә төште. Без, өчебез дә әни кайда эшләсә, шунда булдырга тырыштык. Мал караса, сыерны,сарыкларны карадык, бозау караса, бозауга печән йолкып бирдек. Авыл халкы, ач-ялангач булса да, дошманны җиңү өчен барын да эшләде. Иртәгесе көнгә ышанычы бик зур булды.Башкача яшәү һич мөмкин түгел иде. Шул ышаныч көч биргәнгә, чәчүне дә чәчте, урак белән игененне дә урды.

Әтинең хатлары башта еш килгәләсә дә, озак вакытлар бер хәбәр дә килмәгән чаклары да булды. Ул хатларында җиңүгә зур ышанычын белдереп, безгә киңәшләрен бирә иде. Сугышта ,ут эчендә, окопларда язылган хатлар сугыш чоры никадәр кадерле булуын белеп үстек. Ак, зәңгәр яки ал конвертлы, өчпочмаклы, читенә яки кырындагы почтасының номеры куеп штемпель сугылган бик күп хатлар әле дә күз алдында тора.Хатларның кайсын гына алып укысак та ул җиңүгә ышаныч белән язылган иде.

Бары бергә, югы уртак дигәндәй, бөтен кеше бер булып, җиңүне якынайту өчен кулыннан килгән кадәр тырышты. Безгә,билгеле, уйнап йөрүләр тәтемәде. Берничә яшькә олыгаеп киткәндәй булдык. Колхозда зурларга ярдәм итсәк, өйдә ир-ат эшли торган барлык хезмәт безнең өстә иде. Сарыкларга печән әзерләү, утын кисү кебек эшләрне ялт итеп башкарып куя идек.

Абый миннән ике яшькә генә өлкән булса да, аның сүзе минем өчен закон иде. Ул һәрвакыт өлкәннәрчә үз фикерен әйтә, әни белән киңәшә.

Шундый бер вакыйга гел онытылмый: безнең берничә баш сарыгыбыз бар иде, язгы як, үләннәр баш калкыта башлаганнар, сарыкларны уйсу бер түбәнлеккә илтеп куйдым, кич алырга дип барсам, сарыклар юк. Абый белән эзлибез, хәтта күрше авылларга кадәр бардык. Таба алмадык, сөмсеребез коелып (күңел төшү мәгънәсндә) өйгә кайттык. Ишегалдында сарыкларны күргәч, шаккаттык, без киткәч, әни елга буйларын карарга барган һәм шунда куаклыклар арасында сарыкларны табып алып кайткан.

Ачлы -туклы булсаң да тормыш алга бара. Мин кырдан җыйган бодайны күбрәк ашаганмынмы, әзрәк авырып киттем. Ул көнне басуга чыга алмадым. Өйлә вакытында абый шатланып, канатланып кайтып керде: сугыш беткәнлеген әйтте. И андагы сөенүләр. Дөньялар яктырып киткәндәй булды.

Әкренләп фронттан кайта башладылар, ләкин безнең әтиебез кайта алмады. Әни бик нык елады, болай да сәламәтлеге шактый какшаган иде. Үпкәсенә салкын тигән, диделәр. Әнине җирләгәннәр соң, сеңлебез дә гүр иясе булды. Без абый белән икебез тормыш итә башладык.

Сугыш тәмамланганга сиксән ел үтсә дә, аның кайтавазы һаман ишетелә. Сугыш дигән афәтләр булмасын, кешеләр тыныч һәм бәхетле булсыннар, ә яуда калган әтиләр, бабайлар, япь -яшь егетләрнең, тылдагы әниләрнең, балачаклары урланган сабыйларның фидәкарьлекләре мәңгегә онытылмасын, хәтерләрдә һәрвакыт саклансын иде.

Азалия Романова Сергеевна
Страна: Россия
Город: Москва