XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Умырзая

Салкын карны эретеп, Умырзая ата урманда. Елмаеп, хәбәр итә Яз килгәнен җиһанга. Кояш нурында коена, Кар сулары эчә ул. Чәчкәләрнең иң нәфисе, Дөньяга нур чәчә ул. Сары күзле гүзәл чәчәк Сибә үзенең хуш исен. Кар өстендә чагылдыра Зәңгәрсу матур төсен. Умырзая –яз бүләге, Җирне кочып, назын тарата. Иркәләнә кояш нурында, Умырзая язны ярата!

Ахатова Айгиза Алмазовна
Страна: Россия
Город: Казань