XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Умырзая кыйссасы

Эх, ни-и- чек матур!  Дөнья шундый гүзәл! Зәңгәрсу  төс  тирә-якны чолгап алган. Карны, бозны, агачларны!.. Күксел томан үзенә бер сихрилек өсти әнә. Ә күк гөмбәзе? Ул да зәп –зәңгәр! Шушы зәңгәр пәрдә аша җылы нурлар иркәли үземне. Күрче, бу бит Кояш елмая миңа! Әйе, миңа!.. Рәхәт тә соң! Нинди күңелле!.. Мин дә елмаям сиңа, Кояш! Синең якты нурларыңда  назланып алыйм әле… Иң беренче син каршы алдың бит мине, син җылыттың! Күзләремдәге шатлык чаткыларын күрәсеңме, Кояш? Рәхмәт сиңа, синең дә өлешең бар анда, җылы нурларыңның өлеше бар! Синең җылың минем күзләремә күчте, керфекләремә сарылды. Ямьле язлар җиткәч,  ямь өстәп, матурлык таратып, яшиселәр бар әле! Э-эх, күпме  хозурлык, күпме дәрт бу тормышта! Әкрен генә Яз да җылы сулышын эрә башлаган,  мин туарлык булгач, юмартланып та куйгалый, димәк. Бәхеткәемнең иге- чиге юк! Ярларыннан тулып, ташкын сулар сыман, ургылып чыгар сыман!.. Шундый матур тормыш бүләк иткән Табигать – анама мең – мең рәхмәт!

Ә кайда соң әле мин? Хозурланып китеп, онытылып торам, бугай… Тирә – юньдә тереклек тә юк кебек.Үзем генә монда… Хәер, нишләп үзем генә? Әнә Кояш, әнә агачлар! Әле генә ләйсән яңгыр  үтеп китте. Җемелдәшеп, күзне камаштырган, асыл энҗе тамчыларын да бүләк итте әле. Әле генә туган умырзая кызының күңеле булсын, дигәндер инде. Булды күңелем, булды, ләйсән кадерлем! Хәтта канатларымны җилпенеп, өскә күтәрелеп китәсем килә! Шушы күркәм дөньяның бөтен гүзәллеген күрәсем килә! Күрермен әле, дустым, күрермен. Минем тормыш яңа башланып кына килә бит! Кояш дустымның алтын нурларында коенырмын, ләйсән яңгыр белән уйнармын, табигать – әниемнең кочагында, аның иркә гөле булып, елмаеп- сөенеп, һәр туган таңга сәлам биреп, рәхәтләнеп  яшиселәрем алда әле!   

Чү, барысын да күрмәгәнмен икән!.. Әнә бит ерактарак кына бер чибәр ханым күренә. Кечкенә генә кызы да бар. Бөтерчексыман тиктормас үзе! Әнисенең алмашчысы инде! Кызчык, исемең ничек синең, әйдә бергәләшеп уйныйк, кил тизрәк, кил монда! Я, күрегез мине дә, мин дә бар бит бүген! Иңнәремдәге мамык шәлләремне күрегез, җилпенергә торган канатларымны! Күрегез мине дә, күрегез!

Ниһаять, күрделәр, ахры. Чибәр ханым миңа таба атлый. Тик аның күзләреннән ниндидер үзәк өзгеч салкын бөркелә. Ни бу? Белмим. Калтырыйм. Нәрсә булганын да аңлый алмыйм. Кояш та нурларын җыеп алды. Ниндидер томан  эчендә адашкан күк булдым, күз алларым караңгыланды. Шул вакытта ханымның кәрҗинендәге чәчәкләр телгә килделәрме: томан аша аларның “Эх бу кешеләр, нигә үзләрен вәхшиләрчә тоталар икән? Нигә безнең гомерне өзәләр?” дигән тавышары ишетелгәндәй булды.

Гомерне өзәләр?.. Ничек инде?.. Безгә бирелгән гомерне өзәргә хаклары бармыни  аларның? Мин бит бүген генә тудым! Ю-у-ук! Бер дә кәрҗингә керәсем килми минем! Килми! Үземә бүләк ителгән тормыштан  ләззәт аласым килә! Шушы апа шикелле минем дә үземнең дәвамчыларымны калдырасым килә. Матур чәчәкләр бөтен җир өстен бизәсен, кешеләр аларга карап соклансын иде…

Ә хәзер? Бу ничек була инде? Ничек шушы чибәр апа вәхши була алсын ? Янындагы кызчыгы нәрсә күреп үсәр? Ул да шундый булырмы? Мең төрле сорау миемне бораулый, тик берсенә дә җавап таба алмыйм… Нишлим, нәрсә көтә мине? Туганнарымның язмышы шушы кәрҗин белән бәйләнгән, димәк?! Шулай булгач, якын киләчәктә аларның берсенең дә булмавы да ихтимал. Умырзая туганнарым мин бүген күргән матурлыкны да күрә алмаячак, кемнәргәдер сөенеч тә бүләк итмәс. Боз катламын тишеп чыгып,  якты дөньяны тизрәк күрергә омтылулары да онытылыр… Әйе, бөтен омтылыш, бөтен хыял, уй-теләкләр бер мизгелдә  юкка чыгарга мөмкин. Ә сезнең уйларыгыз ? Сез дә киләчәк турында уйлыйсыздыр бит? Ни көтә соң аны? Табигатьнең матурлыгын күрә белмәгән күзләр, аның авазларын ишетә һәм тоя белмәгән таш күңелләр генә калырмы? Таш җылытмый шул! Димәк, җылылык булмагач, бөтен тереклек үлеп бетәргә мөмкин.  Кошлар да, агачлар да, кансыз чибәр апа да, аның кечкенә кызчыгы да… Булмас… Күңелсез уйларымны куыйм әле, куыйм… китегез… Хәлсезләндем, бугай… Томан эченнән чибәр апаның кызына “Шуны гына өз дә, киттек тизрәк, аларны  бүген сатасы да бар бит әле,” дигән сүзләрен генә ишеттем.  Юк, өзмә мине бөтерчек кыз, өзмә! Мин яшәргә телим!.. Яшәр…

Мухутдинова Регина Фаниловна